Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров: «Быел әйбәт эшләдек, киләсе елда да шулай булсын!»
Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров
Айрат Фиркатович, авыл хезмәтчәннәре бәйрәме алдыннан быел башкарылган эшләр турында сөйләшеп алыйк әле.
– Гомумән алганда, ел авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булды, дип әйтсәм, ялгыш булмас. Дөрес, күңелләргә шом салган мизгелләр дә булгалады. Җәйне бик коры киләчәк, дигән фаразлар да бар иде. Бәхеткә, кышын кар мул яуды, аның күп өлеше дым булып җиргә сеңде. 2010 елгы корылыктан соң аскы катламдагы дым өске катламнан аерылган иде, хәзер менә алар тоташты, дип куаныштык. Билгеле, җәй тоташ коры килмәсә дә, яңгырлар аз булганга дым запасы нык кимеде. Боларын табигать көзен һәм кышын, аннан соң язын тулыландырыр дип өметләник.
Чебешләрне көзен саныйлар, диләр. Нәтиҗәләр куандырырлык. Ашлыкның тулай җыемы буенча, Тәтеш, Буа районнарыннан гына калышып, өченче урынны яуладык. Барысы 160 мең тоннадан артык бөртек җыйнап алынды. 15 мең гектардагы көзге культуралар бик матур кышлап чыкты, иң югары уңышны да шулар бирде.
Хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга куюга, язгы кыр эшләренә әзерләүгә зур игътибар бирелде. 300 млн сумлык яңа техника сатып алынды. 51713 гектарда сабан культуралары чәчелде. Соңгы елларда ашлык бәяләре бик куанырлык түгел, шуны күздә тотып бәя югары булган рапс, көнбагыш, җитен, соя, ясмык кебек культуралар игүче хуҗалыклар арта бара. “Ватан“ хуҗалыгы вика игүгә игътибар бирә башлады.
“Игенче“, “Заря“ ширкәтләре заманча технологияләр кулланып көзге бодайны 3 класслы бодай үстерә алдылар. Аның бәясе дә югарырак.
Урып-җыю эшләре башлангач яңгырлар бераз өркетеп алган иде, әмма аннан соң табигать бик тә миһербанлы булды. Басуларда 120 комбайн эшләде, шуларның 23ендә яшь механизаторлар булуы да куанычлы күренеш. Игенчеләребез һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Район башлыгы, “Бердәм Россия“ партиясенең район бүлеге, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, район Иҗтимагый советы исеменнән алдынгыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Алдынгы комбайнчыларга республика конкурсы нәтиҗәләре буенча һәм район башлыгының премияләре тапшырылачак.
– Терлекчелектә дә эшләр уңайга таба бара дип беләм.
– Әйе, әлеге мөһим тармакта игътибарга лаеклы үзгәрешләр бар. “Төрнәле-Пошалым“ хуҗалыгында терлекләр бетүгә карамастан, район буенча баш саннары кимүгә юл куелмады. 1 октябрьгә 31250 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 9905е – сыерлар. Иң күп терлек “Яңарыш“ хуҗалыгында – 3660 баш, “Северный“да – 3242, “Игенче“дә – 3198, “Кырлай“да 2724 баш.
“Северный“ ширкәтендә зур төзелешләр бара. Тәүлеккә 500 тонна азык җитештерә ала торган үзәк ачылды. 4200 баш сыерга һәм 4000 баш танага исәпләнгән комплекслар төзелә.
“Кызыл Яр“ ширкәтендә 500 башка исәпләнгән комплекс төзелеп бетеп килә. “Кырлай“ комплексының өченче чираты төзелә, “Заря“да 300 башлык комплекс файдалануга тапшырылды.
Яңа закон нигезендә “Кырлай“, “Кызыл Яр“, “Яңарыш“, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтләрендә тирес саклагычлар булдырылды. Алар терлек асраган барлык хуҗалыкларда булырга тиеш.
“Яңарыш“ ширкәтендә катнаш азык заводы ачылды.
“Кишет“, “Заря“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Северный“ ширкәтләренә таналар кайтарылды. “Яңарыш“ ширкәтендә Кәче фермасында яңа токымлы таналар кайтарыла, аларның сөт майлылыгы 6 процентка җитә, диләр. Сыерларны роботлар савачак.
Бер шартлы терлеккә 35 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Әле азык әзерләү дәвам итә, кукурузны җыйнап бетерәсе бар. Хуҗалыкларда узган елдан калган азык та шактый.
Терлекчелектә иминлекне саклау өчен күп көч куючы ветеринария хезмәткәрләренә зур рәхмәт.
– Бүген кадрларга кытлык һәр өлкәдә сизелә. Акча һәркемгә кирәк, кеше кая яхшы түлиләр, шунда бара...
– Әйе, әлеге проблема кискен тора. Район авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы – 40 мең сумнан 55 мең сумга кадәр. Җитәкчеләргә уйланырга урын бар.
– Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме турында да әйтеп үтсәгез иде.
– 2024 елда район хуҗалыкларына 233 млн сум, кече формадагыларына 30 млн сум дәүләт ярдәме бирелде. Моңарчы бирелә торган барлык субсидияләр дә гамәлдә. Кече фермалар төзүчеләргә 300 һәм 600 мең сум бирелә. Шәхси хуҗалыклардагы бер сыерга – 2300, 2 сыерга – 3300әр, аннан артса 4300әр сум бирелә. Өч яшьтән югары биягә – 5000, кәҗәгә – 500 сум. Кош-корт асраган өчен дә субсидия бар.
Районда барысы 40 фермер исәпләнә, кызганыч, соңгы 5 елда 30лап крестьян-фермер хуҗалыгы ябылды. Быел бер фермер грант ярдәмендә үз эшен башлап җибәрде.
Шушы мөмкинлектән файдаланып районыбызның барлык авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен, ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итәм! Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт, сәламәтлек, уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев