erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллинның яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Сезне барыгызны да 2026 ел белән тәбрик итәм. 2025 ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңышлы килде. Игенчелек тармагында мул уңыш җыеп алдык. Тулаем җыем буенча республикада өченче урынны алдык. Бәрәңге уңышы буенча да алдынгылар рәтендә.

Сөт җитештерүне шактый арттыра алдык. Баш саннарын арттыруга ирештек. Соңгы елларда төзелешләр алып барабыз, биш хуҗалыкта сөтчелек комплекслары төзелә. Алда сөт җитештерүне тәүлеккә 500 тоннага җиткерү тора.

Алдагы елларда да ирешкән уңышларыбызны арттыра барырбыз дип өметләнәбез. Сезнең барыгызга да яңа ел, яңа уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, илләребезгә тынычлык алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев