Район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча җиңү уңаеннан котлавы
Хөрмәтле арчалылар! Безнең өчен бик шатлыклы хәбәр бар! Арча районы «Эковесна-2026» республика конкурсында үзәге шәһәр булган муниципаль районнар арасында «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясендә III урынны яулады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин санитар-экологик икеайлык кысаларында күрсәткән югары нәтиҗәләребез өчен районыбызга коммуналь техника комплекты алу өчен сертификат тапшырды.
Бу уңыш – һәркайсыбызның уртак хезмәт нәтиҗәсе. Өмәгә чыккан, агачлар утырткан, туган ягыбызның чисталыгын һәм матурлыгын саклауга үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Әлеге җиңү белән барыгызны да чын күңелдән котлыйм! Алга таба да районыбызны тагын да күркәмрәк, чистарак һәм уңайлырак итү өчен бергәләп хезмәт итик!
Ихтирам белән,
Арча муниципаль районы башлыгы
Алмаз Хисаметдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев