erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгының бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар, бәйрәм кунаклары!

Сезне халкыбызның искиткеч бәйрәме Сабантуй белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Күп гасырлар дәвамында якты,  кунакчыл мәйдан хезмәт сөючән  игенчеләрне һәм данлыклы батырларны, ата-бабаларыбыз традицияләре һәм гореф-гадәтләре якын һәм кадерле булган барлык кешеләрне үзенә җыя. Бәйрәм мәйданы яшь талантларга юл ача, милли йолаларга һәм традицияләргә хөрмәт тәрбияли, эчкерсез һәм ихлас атмосфера тудыра, кешеләргә игелекле, рухый аралашу мөмкинлеге бирә. Сабантуйның халыкчан булуы һәм дөнья күләмендә танылу сере нәкъ менә шунда.

Сабантуй һәрвакыт районның һәм Татарстанның азык-төлек иминлеген өзлексез хезмәтләре белән тәэмин итүче авыл хезмәтчәннәре бәйрәме булды һәм шулай булып кала. Без бүген чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлау өчен барын да эшләгән механизаторларга, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән районның һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше өчен бәяләп бетергесез өлеш кертүче һәркемгә зур рәхмәт әйтәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кадерле райондашлар! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Туган җир язгы мәшәкатьләр өчен безнең барыбызны да юмарт бүләкләсен, Сабантуй бәйрәме киләчәктә дә безнең бердәмлегебез, яхшылыкка ышаныч символы булсын, һәр йортка бәхет һәм иминлек, күпләгән онытылмаслык һәм якты истәлекләр алып килсен.
Рәхим ит, Сабантуй!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре сабантуй

2
X