erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район газетасына язылучылар артты

Хәзерге заманда басма матбугатка язылучылар кими, диләр. Ә менә безнең газетага, киресенчә, язылучылар артты.

“Арча хәбәрләре” ("Арский вестник") район газетасына беренче яртыеллыкка 3544 кеше язылды.

Узган ел бу сан 3392 булган. Азмы, күпме, арту ягына барабыз! “Хәзер газета укымыйлар”, – дигән вакытта шуның кадәр кешенең язылуы үзе зур плюс. Димәк, укыйлар. Компьютер, телефонга гына багланып утырмыйлар, шундый яңалык ишеткән идем, сайтта юк микән, дип эзләнмиләр, газетаны кулларына алып, диванга җайлап утырып, беренче чыганактан тәмен белеп укыйлар!

3544 хуҗалыкка килү әле ул газетаның шуның кадәр генә кеше кулыннан үтә дигәнне аңлатмый. Гаиләдәге һәр кеше укыса да, ике-өч тапкыр артыг-рак сан килеп чыга бит. Рәхмәт, газетабызны алдыручылар, дуслар, хәбәрчеләребез! 2023 елның беренче яртыеллыгында да безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт. Киләчәктә дә шулай бер-беребездән аерылмыйча, киңәшләшеп, фикерләшеп, аралашып, хәбәрләшеп яшик.

Яшерен-батырын түгел, быел вакытлы матбугатка язылу авыррак барды. Сәбәпләрен аңлыйбыз, без дә сезнең кебек үк кешеләр. Бәяләре “тешли”, һаман да шул кесә телефонына кул үрелә... Әмма кулыңа газета алып укуга ни җитә! Гомер буе, “теш чыкканнан бирле” район газетасын алдыручылар бар. Аны укуның тәмен менә шулардан сорарга кирәк.

Хәзер инде авырлыклар артта калды. Аларны җиңәргә дә безгә сез булыштыгыз. Район башлыгы Илшат Нуриевка, аның урынбасары Алсу Мөхәммәтовага, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафинага, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровка, мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюповка, почта бүлеге җитәкчесе Эльмира Гайнетдиновага, почта бүлегенең вакытлы матбугатка яздыру бүлекчәсе җитәкчесе Фаил Абдуллинга, авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәтебез чиксез зур. Уртак көч, тырышлык белән без шундый нәтиҗәгә ирешә алдык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәхмәтләребезнең иң зурысы – почта бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хат ташучыларга! Эшләре җайлы түгел, халык белән уртак тел табарга кирәк. Әмма алар тырышты, булдырды, күбесе алларына куелган планны үтәп чыкты. Хат ташучылар арасында без бәйге дә игълан иткән идек. Нәтиҗәләрен бераз соңрак ясарбыз.

Бердәмлектә – көч, дибез. Моның шулай булуына кат-кат инанабыз. Бу юлы да шул бердәмлегебез нәтиҗәсендә уңай күрсәткечләргә ирештек, дияргә була. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, эчке эшләр бүлеге, “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы, “МСО”, “Водоканал-Сервис”, “КСМ” ширкәтләре, Арча элеваторы, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте, суд приставлары, “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәге коллективлары газетабызны эш урыннарына күпләп яздырды. 

Моннан тыш, үзәк китапханә хезмәткәрләре бик актив булды. 31 кеше 2023 елның беренче яртыеллыгында безнең белән булачак. Арча шәһәрендәге балалар бакчалары хезмәткәрләре дә быел безнең белән яңа елны каршы алды. Арчаның алтынчы балалар бакчасы 20 данә газетабызны алдырачак, беренче, дүртенче, бишенче, тугызынчы, унынчы, унберенче балалар бакчалары да 10-15 данә район газетасына язылдылар. Беренче, икенче, бишенче мәктәп укытучылары да читтә калмады. Гомумән, барлык укытучылар, тәрбиячеләргә рәхмәтебез зур. Алар, гадәттәгечә, безнең газетабызга бердәм язылучылар булды. Без дә, үз чиратыбызда, районыбызның мәгариф һәм мәдәният тормышын күбрәк яктыртырга ышандырабыз.

Шулай бергә-бергә иңне-иңгә куеп, кулга-кул тотынып 2023 елны башлап җибәрдек. Яңа ел һәрберебезгә бары тик шатлыклар гына алып килсен. Бусагаларыбыздан кайгы җиле атлап кермәсен. Сәламәтлек ташламасын, гаиләләрдә иминлек хөкем сөрсен. Яңа ел белән, хөрмәтле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев