Район иҗтимагый советының Кәче авыл җирлегендә күчмә утырышы булды
Район иҗтимагый советының җитәкчесе Надия Мифтахетдинова. Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев.
Совет әгьзалары Чулпан фельдшер-акушерлык пункты, Чулпан клубы, Якты Көндә Радик Бариев крестьян-фермер хуҗалыгында (кошчылык), Якты Көн клубында, Кәче мәчетендә, Кәче мәктәбендә, бакчасында булдылар. Аларның эше белән якыннан таныштылар. Дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылганын карадылар. Кәче авыл җирлеге эшчәнлегенә бәя бирделәр. Әлеге җирлектә "Яңарыш" агрофирмасы бар. Җитәкчесе Илгизәр Садыйков. Урыннардагы тормышны үз күзең белән күрү, кешеләре белән аралашу, уңай яклар, проблемалар турында сөйләшү - күчмә утырышта иң мөһиме менә шушылар иде. Әлеге җирлектә барысы 1120 кеше яши. 482 хуҗалык бар. 2023 клда 4 пар язылышкан. Аерылышучылар булмаган. 7 бала туган. 15 кеше бакыйлыкка күчкән. 237 пенсионер яши. Чулпан авылындагы яңа фельдшер-акушерлык пункты авыл халкы өчен бик уңайлы булды. 2023 елның декабрендә "Сәламәтлек" илкүләм проект кысаларында ачылды ул. Аңа кадәр ФАП янәшәдәге клубның агач бинасында урнашкан була һәм 12 кв. м мәйданны биләгән. Фельдшер-акушерлык пунктында яшь белгеч фельдшер Алсу Зиннәтуллина эшли. "Чулпан һәм Якты Көн авылларына барысы 283 кешегә хезмәт күрсәтәбез. Хатын-кызларны аерым көннәрне район хастаханәсеннән акушер килеп карый",- диде Алсу Зиннәтуллина. Урамгы чыктык. Ә анда гармуннар белән Сабантуена бүләк җыялар. Милли йолаларыбыз саклана... Янәшәдә генә агачтан эшләнгән Чулпан клубы. Клуб мөдире Шәүкәт Вәлишин гармунда уйнап, ансамбль җырлап каршы алдылар һәм озатып калдылар. "Грант акчасын Якты Көн һәм Чулпан клубы бүлеште. Шактый әйберләр алынды, бинаны матурладык", - дип сөйләде Шәүкәт Вәлишин. Якты Көндәге Радик Бариев кошчылык хуҗалыгында Радик Бариев: "Без дәүләт биргән субсидияләр ядәме белән оештык", - диде. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев