erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район мәдәният йортында «2023 ел - Укытучылар һәм остазлар елы» уңаеннан матур чара булды (ВИДЕО)

Бу чара турында дулкынланмыйча язып та булмый.

Чөнки дулкынландыргыч мизгелләрдән торды ул. Арча педагогика көллияте укытучысы Диләрә Хәйдәрҗанова һәм Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Артур Хафизов башкаруындагы (шәп җырладылар!) Россия һәм Татарстан гимннарын бар да аягүрә басып, башны югары тотып, дулкынланып һәм үз һөнәрләре өчен горурланып тыңладылар. Район мәдәният йортына  педагоглар һәм ветеран укытучылар җыелды. Очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Фойеда килгән кунакларны гармун, курай моңы белән каршы алдылар. Күкрәккә "2023 ел - Укытучылар һәм остазлар елы" дигән значок кададылар. Илшат Нуриев педагогларны матур итеп котлады. "Баланың теле кыңгырау кебек бит аның, - дип сөйләде ул. - Түзәргә дә кирәк ул көне буе чыңлап торган кыңгырауга! Ә сез түзәсез! Бүген бирегә, дөрестән дә, районның иң мөхтәрәм, иң күркәм, иң сабыр кешеләре җыелган. Сез районның алдынгы сафында. Сезнең хезмәтне мин күпмедер дәрәҗәдә игенчеләр хезмәте белән чагыштырам. Игенченең хезмәте бер җәй эчендә күренсә, ә сезнең хезмәт еллар дәверендә туплана бара. Сез аны һәркөн күреп, тоеп торасыз. Сез тәрбияләгән балалар ул безнең киләчәк. Бик зур рәхмәт хезмәтегез өчен. Исән-сау булыгыз!". Озак еллар эшләгән лаеклы ветераннарны "Мактаулы остаз" билгесе белән бүләкләделәр. Ветераннарга мактаулы значокларны Илшат Нуриев үзе тапшырды.Очрашу бик матур булды. Кыска һәм эчтәлекле. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре