erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район мәдәният йортында халык уен кораллары оркестрының иҗат кичәсе узды

Арча район Мәдәният йортында узган иҗат кичәсе Габдулла Тукайның 140 еллыгына, Хәрби һәм хезмәт даны елына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланып, халык уен кораллары оркестры һәм иҗат коллективлары катнашында милли һәм патриотик әсәрләрне бер сәхнәгә җыйды.

Арча район Мәдәният йортында халык уен кораллары оркестрының (җитәкчесе – ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре А.Фәхретдинова) иҗат кичәсе узды. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт даны елына, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.

Кичәдә тамашачыларга бай һәм эчтәлекле программа тәкъдим ителде. Сәхнәдә Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, рус һәм татар халык көйләренең эшкәртмәләре, керәшен татарлары җырлары, Бөек Ватан сугышы елларында язылган һәм совет солдатының батырлыгына багышланган әсәрләр яңгырады. Һәр чыгыш тирән мәгънәсе һәм сәнгати башкару осталыгы белән аерылып торды.

Иҗат кичәсендә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Оркестр блән беррәттнә “Күңелле балачак” вокаль ансамбле (җитәкчеләре – А.Ганиева, Р.Зиннәтуллина) һәм “Мирас” гармунчылар һәм курайчылар ансамбле (җитәкчеләре – ТР Атказанган мәдният хезмәткәрләре Б.Гайнуллин һәм Р.Харисов) дә үзләренең чыгышлары белән тамашачылар күңелен яулады.

Быел оркестр өчен аеруча әһәмиятле ел: коллектив Альмира Фәхретдинова җитәкчелегендәге иҗади эшчәнлегенең биш еллыгын билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев