Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле ветераннарыбыз, педагоглар,әти-әниләр, кадерле укучылар !
Сезне "Соңгы кыңгырау" көне белән котлыйм! Бәйрәм алдыннан чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Уйланылган эшләрнең күбесе тормышка ашты. Безнең казанышларның нигезендә - педагогларның, укучыларның һәм аларның әти-әниләренең максатчанлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы һәм югары профессиональлеге .
Мин сезгә, хөрмәтле педагоглар, сезнең хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, балаларга һәм үз һөнәрегезгә карата мәхәббәтегез өчен чын күңелдән олы рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле ветераннарыбыз, әти-әниләр! Безнең белән булуыгыз, ышанычыгыз, гаилә һәм мәктәп элемтәсенең әһәмиятен аңлавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәптә һәр көнегез кызыклы һәм нәтиҗәле булды. Белемле һәм рухи яктан алга киткән кешеләр булу өчен сез бөтен көчегезне куярсыз дип ышанам. Имтиханнарыгызны уңышлы биреп, үзегез теләгән уку йортларына керергә насыйп булсын.
Һәрберегезгә дә шатлык һәм сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, теләкләрнең тормышка ашуын телим. Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч, имин, туар таңнарыгыз якты булсын, күңел күгегезне беркайчан да болыт капламасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев