erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә бүләкләнгән укытучылар

Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә бер төркем укытучылар, тәрбиячеләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Носы төп гомумбелем мәктәбе директоры Бәдертдинов Вәсим Хәмит улына “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Арча агросәнәгать көллияте укытучысы Зәйдиев Ринат Һидият улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Арча балалар сәнгать мәктәбе музыка бүлеге укытучысы Фәтхуллина Раилә Динулла кызы Татарстан Республикасы профсоюзларының “Остазлык өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Арча педагогия көллияте физик тәрбия укытучысы Гыйлаҗиев Рамил Нияз улына, район мәгариф идарәсе баш хисапчысы Сафиуллина Гөлнара Рәфгат кызына, Яңа Кырлай урта мәктәбе директоры Хәйруллина Зөлфия Илгиз кызына “Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсе мактаулы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Арчаның 5нче гимназиясе тарих укытучысы Әхмәтханова Гөлнара Габделфәрт кызы, Арчаның 10нчы балалар бакчасы мөдире Гыйззәтуллина Фәния Данил кызы, Укучылар сараеның өстәмә белем бирү укытучысы Гыйләҗиева Илһамия Мөбарәк кызы, Укучылар сарае директоры Гыйниатуллин Руслан Наил улы, Арчаның 2нче урта мәктәбе директоры Гыйниатуллина Гөлназ Гали кызы, Түбән Аты төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дәүлиева Алсу Рәсим кызы, Яңа Кишет төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җамалиева Альбина Минзия кызы, мөкинлекләре чикле балалар өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбе тәрбиячесе Мөхәммәдиева Илсия Илдус кызы, Арча педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Миләүшә Әмир кызы, Яңа Кенәр урта мәктәбенең математика укытучысы Төхфәтуллина Ләйлә Рәүф кызы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Арчаның 1нче мәктәбенең математика укытучысы Сабирова Гөлфинә Илдус кызы «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы” билгесе белән бүләкләнде.

Мәгариф системасы үсешенә керткән зур өлеше, яшь укытучыларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Шекә балалар бакчасы мөдире Әскәрова Лилия Гайнулла кызы, Иске Чүриле урта мәктәбе директоры Габдрахманов Илнур Наил улы, Арчаның 6нчы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гаптелбәрова Диләрә Мәгъсүм кызы, Лесхоз урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Гатиятова Гүзәл Илдус кызы, Арчаның 5нче гимназиясенең физика укытучысы Гыйззәтуллина Фәния Илсур кызы, Арчаның 6нчы мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Рәнис Расип улы, Арчаның 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Нотфуллина Гүзәл Хәдис кызы, баланы үстерү үзәге – Арчаның 4нче балалар бакчасы мөдире Сәмиева Наилә Рәис кызы, Арчаның 7нче урта мәктәбенең педагог-психологы Сәмиева Гөлнур Фәннур кызы, Арчаның 2нче урта мәктәбенең биология укытучысы Фәйзрахманова Гөлия Әхмәт кызы, Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәсәнова Зөлфия Данил кызы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Арчаның 6нчы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галимова Светлана Анатольевна, Арча балалар сәнгать мәктәбенең бию укытучысы Камалова Эльза Илтүзәр кызы, Яңа Кырлай урта мәктәбенең хезмәт укытучысы Солтанов Илһам Мөхәммәтхан улы, Шушмабаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Таҗетдинова Гөлшат Ринат кызы, Арчаның 1нче урта мәктәбенең география укытучысы Хаҗиева Эльвира Ринат кызы “Мактаулы остаз” мактау билгесе белән бүләкләнде.

Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли гореф-гадәтләрне торгызу, Россия халыклары мәдәни мирасын дәвам иттерүдә шәхси казанышлары өчен Яңа Кенәр урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина Фирүзә Сәйдәш кызы, Өчиле төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зарипова Нурфия Сәгыйт кызы, Укучылар сараеның өстәмә белем бирү укытучысы Низамиева Җәмилә Исрафил кызыТелләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Укытучы, тәрбияче, педагог һөнәрен популярлаштырган өчен, һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңүләре, мәгариф һәм фән өлкәсендә югары шәхси казанышлары өчен Арчаның 7нче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Һидиятуллин Фәнил Фәнис улы, Укучылар сараеның өстәмә белем бирү укытучысы Сафин Ленар Яхъя улы «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлешләре,  күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Яңа Кырлай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гайфуллина Ләйсән Харис кызы, Наласа урта мәктәбенең математика укытучысы Гыйльмиҗанов Рафил Нуретдин улы,  мәгариф идарәсенең өлкән методисты Глазкова Ирина Борисовна, Арча педагогия көллиятенең тарих укытучысы Зарипова Гүзәл Фазылҗан кызы, Арча педагогия көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Гөлфия Габделфәт кызы, Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей директоры Ильясов Максим Зиннур улы, Арчаның  7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Сәйфуллина Ландыш Равил кызы, Арчаның 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина Гөлназ Нәҗип кызы, Арчаның 6нчы урта мәктәбенең чит тел укытучысы Хәбибуллина Алсу Рамил кызы, Арчаның 2 нче урта мәктәбенең география укытучысы Хәсәнов Илнар Илсур улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Арчаның 1нче урта мәктәбенең математика укытучысы Гайнетдинова Резеда Раят кызы, Наласа урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Гыйззәтуллин Булат Нәфыйк улы, Кәче төп мәктәбенең математика укытучысы Гәрәпшин Рәдиф Миңнехан улы, Ташкичү төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хуҗиева Айгөл Нурмихәмәт кызы, Арчаның 1нче балалар бакчасы мөдире Шакирова Алсу Фәрит кызы, Арчаның 4нче балалар бакчасы татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Муллахмәтова Гөлнур Гарәфетдин кызы район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Арчаның 2нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ибәтуллина Илфира Данил кызы, Арчаның 7нче урта мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Зиннәтуллин Фидәрис Файсал улы, Яңа Кырлай урта мәктәбенең математика укытучысы Ганеев Илнар Тәүрис улы, Шушмабаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сираҗиева Рәмизә Вәгыйз кызы, Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Сафиуллина Нәсибә Худоер кызы, Арчаның 11нче балалар бакчасы физик тәрбия инструкторы Җамалиева Гүзәл Хәлил кызы, Арчаның 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Шәрифуллина Гөлчәчәк Фәгәл кызы район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев