erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район Советы утырышы

Җитди мәсьәләләр каралды.

Бишенче чакырылыш  Арча район Советының чираттагы 4нче утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров алып барды.

Депутатлар районның социаль-икьтисади үсешенә багышланган җитди мәсьәләләрне карадылар.

Утырышта Арча муниципаль районының 2026 елга һәм 2027, 2028 елларның планлы чорына бюджеты каралды. Әлеге мәсьәлә буенча районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Эльмира Ганиева чыгыш ясады.

     Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча - Арча район советының “Җирле үзидарә органннары хезмәткәрләренә һәм Арча муниципаль районы муниципаль учреждениеләренең аерым хезмәткәрләренә хезмәткә түләү күләме һәм шартлары турындагы” карарына (22.05.2024 ел, №283) үзгәрешләр кертү турында (08.11.2024 №303, 25.04.2025 №334, 15.10.2025 №10)” Арча район Советы аппарат җитәкчесе Роберт Хабитов сөйләде.

       2026 елга Арча район Советының эш планы  белән Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров таныштырды.

     Арча мунципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илһам Сираҗиев  Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәтне 2025 елга приватизацияләү прогноз планына (25.02.2025 №322) үзгәрешләр  (29.05.2025 №346) кертү турында чыгыш ясады.

Депутатлар тарафыннан кабул ителгән карарлар район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм җирлекнең икьтисади үсешен ныгытуга юнәлдерелгән.

    Утырышта кабул ителгән карарлар белән Арча район Советының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

      Ахырдан хезмәт алдынгылары, тырыш волонтерлар котлап үтелде.

    Озак еллар намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә өлеш керткәне өчен, 50 яшь тулу уңаеннан Арча муниципаль районы Контроль-исәпләү палатасы аудиторы Нурмиева Люция Илдар кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

   Хәрби часть командиры приказы (11 ноябрь 2025 ел, №61) нигезендә “Фронтка ярдәм” медале белән Яңа Кишет авыл җирлегеннән волонтерлар Саләхиева Зөлфирә Зөфәр кызыЙосыпова Надия Ризван кызы бүләкләнделәр.

     Хәрби частьның артиллерия дивизионы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Батталова Резедә Хатыйп кызы

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Вафина Рәмзия Рамазан кызы

Апаз авыл җирлеге башлыгы Котдусов Раушан Фарадис улы

Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Мөхәмәтгалиева Альбина Газинур кызы

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов Вәзир Вазыйх улы

Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Сәфәров Газинур Гаяз улы

Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Рәдис Харис улы

Наласа авыл җирлеге башлыгы Шакирова Илфира Рамазан кызы

Котлыйбыз!

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре