erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә сокланам: нинди генә чара оештырмый алар!

Кем китап укый, музейга йөри, кем...

Соңгы вакытта мин белгәннәре генә дә әллә ничәү: галим, шагыйрь Рифат Җамал белән очрашу, хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиеваның китабын тәкъдир итү кичәсе, инде менә актив китап укучыларны, “Мәдәни көндәлек” бәйгесендә җиңүче балаларны җыйдылар. Китапханәдә өлкәннәр бүлеге мөдире Гөлназ Минһаҗева шундый матур итеп театральләштерелгән күренешләрдә уйный, ник сез районның “Җидегән чишмә” халык театрына йөрмисез дип әйтми кала алмадым үзенә. Ул Арчаның 1нче мәктәбенең 3А   сыйныф укучысы Әминә Йосыпова белән (Әминә бик матур итеп җырлады да!) татарның милли йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләп, чигүле сөлгеләр күрсәтеп, үткәннәрне чагылдырган хисле бер күренешне  уйнадылар. Милли киемнәрдән кызлар балаларны чәк-чәк белән сыйладылар, Арчаның 1нче мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Салават Нигъмәтҗанов курайда уйнады. Тантана әнә шулай башланып китте. 

Әти-әниләр дә килгән иде. Булдылар менә тулы зал. Кызлар да, малайлар да ап-ак күлмәк-кофталардан. Бәйрәмчә киенгәннәр, бәйрәм бит! Әле менә иртән бүлмәбезгә элекке хезмәттәшебез, фотограф Ринат Насыйбуллин килеп керде. “Сез безнең онык Искәндәрне сөйләштергәнсез икән, фотога да төшергәнсез, – дип, сөенече белән уртаклашты ул. – Китап укырга ярата”.

Ринат абый шулай редакциягә кергәли, сөйләшеп утыра. Без дә аның өчен шатбыз. Балалар, оныклар шулай куандырып торырга язсын. Барчабызны. Ринат абыйның улы Азатның улы Искәндәр Арчаның 1нче мәктәбендә 2нче сыйныфны тәмамлаган. Тантанага килгән әнисе Диана ханым болай дип сөйләде: “Безгә укытучы Лилия Хәнифовна атна ахырында әкиятләр һәм хикәяләр укырга бирә. Һәм без аны укып, эчтәлеген дәфтәргә язабыз. Районның балалар китапханәсенә китапларны я мин, я Искәндәр үзе барып ала. Баланың укырга теләге бар. Укый. Әле ул китапханәдән өстәмә китаплар да ала. Космос һәм төрле илләр турында да укырга ярата. Йоклар алдыннан ул аларны укый”. “Диана, сезнең үзегезнең баланы китап укытыр өчен тырышлык бармы?”. “Әлбәттә! Китап укырга кирәк. Кирәк! Кирәк! Дөрес, улыбызның үзенең китап укырга теләге бар. Теләге булмаса, баланы укытып булмый. Ул безнең 5 яшьтән укый иде инде”. “Бүләккә футбол тубы бирделәр. Күрәм, ул тупны бик яратты”. “Әйе, ул аның белән рәхәтләнеп уйнаячак инде. Өйдә, ишегалдында, урамда. Ә болай ул бассейнга йөри. Ярышта призлы урыннар ала”. “Ә менә “Мәдәни көндәлек” проекты буенча эшләдегезме? Музейларга йөрдегезме?”. “Юк, аңа вакыт җитмәде. Үсә төшкәч... Мин шәфкать туташы булып эшлим. Әлегә икенче бала белән декрет ялында”. Искәндәр үзе дә китап укырга яратам, ди.

Галим, шагыйрь Рифат Җамалның сүзләре искә төшә: “Мине китап кеше итте, – ди ул. – Китапны бик күп укыдым. Китап укырга кирәк”. Китапны күп укучы балаларны китапханәдә белеп торалар. Аларны Арчаның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Дәүләтбаева котлады. 1нче урында –  Азалия Мифтахова (5нче гимназия, 2Б сыйныф), 2нче – Искәндәр Насыйбуллин (1нче мәктәп, 2В), 3нче – Мәликә Вахитова (5нче гимназия, 3Б). Урта сыйныфлардан 1нче – Алмаз Насыйфуллин (2нче мәктәп, 7А),  2нче – Ясминә Нурмөхәммәтова (1нче мәктәп, 5 А), 3нче – Рәсим Фәйзиев (6нчы мәктәп, 5В). Иң күп укучы класс – Арчаның 6нчы мәктәбеннән 1Б сыйныф, укытучысы Айгөл Котдусова. Иң күп китап укучы гаилә – Арчаның Тахауовлар гаиләсе – Лилия–Илдар, аларның Арчаның 5нче гимназиясендә укучы кызлары Алия (6Б), Ралия (4В), Диләрә (1Г).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә “Мәдәни көндәлек” проектын, аяк белән йөреп, тормышка ашырырга кирәк. Төрле музейларга йөрергә, мәдәни чараларда, бәйгеләрдә катнашырга, фотоларга төшәргә, күргәннәрне, белгәннәрне сайтына язып барырга, альбомын төзергә кирәк. Мәшәкатьле эш. Без дә малайлар белән үттек бу күңелле мәшәкатьләрне. Кайларга гына йөрмәдек! Канга сеңгән, хәтта диңгез буена ял итәргә баргач та, музейларга йөрибез. Шул тирәлекне өйрәнәбез. “Мәдәни көндәлек”нең әнә шул ягы да бар.

Бу юнәлештә актив эшләгән балаларны (әти-әниләрне дә!) район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов котлады. 1нче урында – Диана Кадыйрова (2нче мәктәп, 1А сыйныф), Элина Зәйнуллина (1нче мәктәп, 2В), Ралина Якупова (1нче мәктәп, 3Б), Ралина Әхмәтгалиева (6нчы мәктәп, 4Б), 2нче урында – Диана Мөхәмәдиярова (1нче мәктәп, 1В), Эвелина Зәйнуллина (1нче мәктәп, 2В), Амалия Шәмсетдинова (1нче мәктәп, 2В), 3нче урында – Салават Солтанов (1нче мәктәп, 1Б), Рамилә Әхмәтгалиева (6нчы мәктәп, 2А).

“Мәдәни көндәлек” проекты буенча актив эшләгән класс та бар! Ул – Арчаның 5нче гимназиясенең 1В сыйныфы, укытучысы – Алинә Вафина. Җиңүчеләрне котлыйбыз!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре