Район үзәк хастаханәсенең табиб-эндокринологы Индира Урманова: «Хәтер начарланмасын өчен аны гел эшләтеп торырга кирәк»
“Гаилә” илкүләм проекты кысаларында “Дәвамлы озын гомер” программасы нигезендә сәламәтлек турында сөйләшүне дәвам итәбез
Күпләрне кызыксындырган сорау – хәтер югалу, деменция авыруы турында район үзәк хастаханәсенең табиб-эндокринологы Индира Урманова белән сөйләштек.
– Индира Зөфәровна, яшь барган саен хәтер начарлана башлый, әйберләрне кайда куйганымны онытам, дип зарланучылар бар. Бу чирме, әллә өлкәнәю галәмәтеме?
– Әгәр дә инде онытулар башланса, участок табибына барырга кирәк. Табиб киңәшләрен үтәсәң, онытулар чиргә әйләнмәскә яки инде деменция булса, ул катлауланып китмәскә мөмкин.
– Гадәттә деменция нинди авыруларда башланырга мөмкин?
– Күп очракта деменциянең сәбәбе – Альцгеймер авыруы. Альцгеймер ул баш мие белән бәйле чир. Фикерләү функциясе югала бара. Кан юллары авырулары, баш сөяге-ми имгәнүләре һәм төрле инфекцияләр деменциягә сәбәпче булырга мөмкиннәр.
– Ә деменция вакытында авыру нинди була?
– Деменция хәтер начараю белән бәйле чир. Авыру өенә юлны онытырга, якыннарының исемен хәтерләмәскә мөмкин. Бер сәгать алдан булган хәлне исенә төшерә алмый. Тиз кызып китүчәнгә әйләнә, киреләнә. Куркакка әйләнә, күңел төшенкелегенә бирелә, шөбһәләнә. Укуы, язуы кыенлаша, хәтта хәтерендә гади генә математик мисалларны да башкара алмый һ.б.
– Авырмас өчен киңәшләрегез.
– Хәтер начарланмасын өчен аны гел эшләтеп торырга кирәк. Чит телне өйрән, мәсьәләләр, кроссвордлар чиш. Болар барысы да мине эшләтә. Бер сәгать саен тәнәфес ясарга кирәк. Утырган урыныңнан торып, бүлмә буйлап йөреп кил, физик күнегүләр ясап ал. Шулай итеп, ми бер эшчәнлектән икенчесенә күчә. Һәм бу файдага гына. Юкка да борчылма, күңел төшенкелегенә бирелмәскә кирәк. Алар исә игътибарны киметә һәм хәтерне начарайта. Баш миен тулысынча ял иттерү өчен көн саен йокың туйганчы йокларга кирәк. Китап уку хәтергә яхшы күнегү булып тора. Укыган вакытта күзләр хәтере генә түгел, фикерләү дә эшли. Дөрес, хәтерне яхшырту өчен уку гына җитми, укыганыңны сөйләп кара, укыганыңны искә төшергәндә хәтер яхшырак эшли. Теләсә кайсы яшьтә шигырьне яттан өйрәнү хәтерне яхшырта. Өйрәнгән шигырегезне теләсә кайсы вакытта искә төшереп сөйләп карагыз. Күптән билгеле инде, музыка белән шөгыльләнү баш мие эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Җырла, үзең өчен генә җырлыйсыңмы, хорда, ансамбльдәме, берәр төрле музыка коралында уйнарга өйрәнәсеңме – файдага гына.
– Күнегүләрне иртән башларгамы?
– Иртән уянуга яткан урыныңнан тормыйча алфавит буенча хәрефләрне рәттән сүзләр белән исеңә төшерергә тырыш. Киредән сана. Мәсәлән, 100дән 1гә кадәр санап төш. 20 хатын-кыз, ир-ат исемнәрен алфавит буенча саннар белән әйтеп кара. Мәсәлән, Алсу -1, Биби - 2, Венера - 3 ... Алмаз - 1, Барый - 2, Васыйл - 3... Ризыкларны алфавит буенча әйтеп кара. Мәсәлән, алма, бәлеш, вафли, гөмбә, дөге...
– Физик күнегүләр буенча нинди киңәшләр бирәсез?
– Өлкәннәр өчен физик күнегүләр даими булырга тиеш. Иртән 15-20 минут күнегүләр ясарга. Дөрес итеп сулыш алырга кирәк. Әлбәттә, физик хәрәкәтләргә тотынганчы иң башта табиб белән киңәшергә кирәк. Җәяү йөрергә чыксаң, кызу йөрсәң яхшы. Әмма бөтен кеше дә кызу йөри алмаска мөмкин, шунлыктан адымнарны хәлеңә карап атларга кирәк.
– Урамга махсус чыгып йөрүнең файдасы нидә?
– Беренчедән, йөргәндә мускуллар эшли. Организм энергияне, энергетик матдәләрне сарыф итә. Йөргәндә углеводлар һәм майлар кими. Ә күпләрнең организмы май туп-лаучан. Андыйларга бигрәк тә хәрәкәт кирәк. Урамда, парк-та йөрү өчен иртән әйбәт. Кичен дә йөрсәң яхшы. Бу бигрәк тә йоклый алмаучыларга уңай тәэсир итә. Артык авырлык җыючыларга көндез ашаганнан соң йөрү файдага. Ә менә йөзү, футбол, теннис, чаңгыда шуу, мускулларны тарттыручы күнегүләр спортка якын кешеләргә тәкъдим ителә. Йөзү, чаңгыда шуу һәркемгә файдага гына.
– Чаңгы шууның нинди файдасы бар?
– Кеше өлкәнәя барган саен аның иммунитеты да йомшара бара. Шунлыктан аны ныгыту өчен, кабатлап әйтәм, физик күнегүләр, даими йөрү, чаңгыда шуу һ.б. кирәк. Чаңгы шуган вакытта бөтен гәүдә: куллар, аяк-лар, сулыш органнары, йөрәк-кан юллары системасы актив эшли. Нәтиҗәдә кулбашлары – җилкә, аяк һәм эч мускуллары, буыннар ныгый. Һәм шулай ук чаңгыда йөрү югары кан басымын көйли.
– Туклану буенча да табиб киңәшен ишетәсе килә.
– Өстәлдә витаминнарга бай ризыклар булырга тиеш – яшелчә, җиләк-җимеш, яшел үләннәр, чикләвек, шоколад, кузаклы культуралар, балык, ит, сөт ризыклары.
Редакциядән.
Мин бу табиб киңәшләрен бер танышыма әйттем. Ул: “Мин иртән күземне ачышка проблемаларны уйлап борчыла башлыйм, – дип сөйләгән иде. – Онык быел 11не бетерә. Ничек имтиханнарын бирер икән, ничек Казанга чыгарып җибәрербез, нинди акчага укытырбыз, дип борчылам. Мәрхүм әниемне искә төшереп борчылам. Ник исән вакытта кадерләрен белмәдек икән дим. Күзләремә яшьләр килә. Иртәм әнә шулай елап башлана. Хәтерем начарланды. Көн туса, күзлек эзлим. Кайбер кешеләрнең исемнәрен искә төшерә алмыйча азапланам. Телефонымны кулыма алсам, ник алганымны онытам һ.б.”. Табиб киңәшләрен мин аңа кат-кат әйттем. Борчылма, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә ул, дидем. Бүген рәхмәт әйтеп шалтырата. Үзе көлә. “Киосктан бер кочак кроссвордлар сатып алдым, – диде. – Кичен йөрергә күрше хатыны белән авыл урамына чыгып киттем. Иртән күземне ачышка алфавит хәрефләре буенча хатын-кыз исемнәрен саныйм. Кызык. Татар исемнәрен генә түгел, рус исемнәрен дә әйтәм. Берзаман алфавит буенча ризык исемнәрен әйтә башладым, “е” хәрефенә ризык исемен табып кына булмый бит, әй. Тәки таптым! Ежевика! Ә, татарчасын табып булмады”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев