erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район хуҗалыкларында игеннәрнең 41 проценты җыйнап алынды

Безне “Кырлай“ ширкәте җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев каршы алды

Рөстәм  бүген районда иң тәҗрибәле агрономнарның берсе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ел башыннан җитәкчелек эшенә күчсә дә, игенчелек, кем әйтмешли, аның стихиясе. Хуҗалык агрономнарга бай, кайбер хуҗалыкларда берәү дә булмаса, “Кырлай“да өчәү алар – Рәмис Абдрахманов баш агроном, яшелчә буенча Александр Воронин, сугару буенча Идрис Йосыпов. Акыллы җитәкче үз тирәсенә әнә шулай яхшы белгечләр туплый.

– Бүген басуда 9 комбайн эшли, – диде Рөстәм Харис улы. –  Өчесе “Кишет“ ширкәтенеке. Башта безнең комбайннар аларга барып көзге бодай сукты, анда көзге культуралар беткәч безгә килделәр. Менә шулай ярдәмләшеп эшләү ике як өчен дә отышлы.

Әйе, болай эшләү комбайнчылар өчен дә уңай. Сабан культуралары өлгергәнче кишетнекеләр “Кырлай“да шактый центнер җыячаклар әле.
– Бездә бөртекле культуралар 5089 гектар, – дип дәвам итә Рөстәм Мөхәммәдиев. – 1200 гектарда бәрәңге, 100 гектарда яшелчә үстерәбез. Борчакны суктырып бетердек.

Әлегә суктырылган мәйданнарның гектарыннан 35әр центнер уңыш чыккан. Гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 102 килограмм ашлама кертелгән.

Комбайнчылар сыната торганнардан түгел. Расих Галимҗанов, Радик Галимуллин 5 мең  центнерга якын ашлык суктырганнар инде.  Илназ Закиров, Рафис Җәләлиев, Рамил Гомәров, Салават Кәбиров, Рамил Җаббаров, Ленар Зарипов. Рәмис Җаббаров та сыната торганнардан түгел.
Шоферлар Рәфкать Һидиятуллин,  Илһам Саматов, Рәшит Шәрәфиев, Ильяс Мортазин, Алмас Муллахмәтов, Рәшит Шакиров, Дамир Хөснетдинов, Ленар Нуриев, Ильяр Садыйков ашлык ташуда тырышып эшлиләр.

Быел 1200 гектарда көзге культуралар чәчеләчәк, 600 гектары – арыш, 600 гектары көзге бодай.
Аталы-уллы Данил һәм Раил Рәхимовлар “Нью-Холланд“ тракторы белән 325 гектарда зәп сөргәннәр инде.

Хуҗалыкның Иске Иябаштагы ындыр табагында, көнбагыш, бәрәңге басуларында булдык. Кайткан ашлык тиз арада эшкәртелеп, урнаштырылып бара, киптергечләр тәүлек буе эшли.

Бәрәңге басуларына карап хозурланырлык. Иртә сортларны ала башларга җыеналар. Бер яңа бәрәңге ала торган комбайн кайтачак. Бәясе 92 млн сум “гына“, диделәр. “Ягуар“ комбайны 60 млн сум тора, дигәннәренә гаҗәпләнеп йөри идем…

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер газетада “Күктә бер кояш, җирдә мең кояш“ дип укыган идем. Көнбагыш басуында нәкъ менә шундый күренеш. Күзне чагылдырырлык сап-сары басу. Андагы гөжелдәп торган бал кортларын күреп тә күңел булды. “Көнбагышның корткычлары юк, авыруларга да бирешми“, – диде Рөстәм Мөхәммәдиев.

Хуҗалыкта сөтчелек комплексының өченче чиратын төзү дә дәвам итә. “Северный“ ширкәтендә биш комбайн тритикале сугалар иде. Уңышы әйбәт, башаклары эре, карап торырга ук күңелле.
– Без бу культураны терлек азыгы буларак чәчәбез, – диде хуҗалык җитәкчесе Ирек Сәләхов. – Гектардан 150 центнерга кадәр яшел масса җыйнап алдык. Әле суктыра торганы – орлыкка.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров баш агроном Ришат Шәрифуллинны туган көне белән котлап, тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Ришат районның әйдәп баручы хуҗалыгында матур гына эшләп йөри.

– Безнең 2565 гектарда бөртекле культуралар җыйнап аласы бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Ирек Сәләхов. – Барысы биш комбайн. Алар бар да ышанычлы кулларда. Әнә теге комбайн – “Джон Дир“ 2004 елда чыккан. Марсель Сафиуллин аның комбайнчысы, менә дигән итеп эшли. Дөрес, бу еллар эчендә комбайнчылар алышынган, әмма техниканы ничек саклап тотканнар! Рәдис Низамов, Равил Габдрахманов, Фаил Сабиров, Фәнил Зыятов (ярдәмчесе улы) та тәҗрибәле механизаторлар.

Ярдәмче дигәннән, һәр комбайнда бар алар. Кирилл Петров Үрнәктәге көллияттә, Илназ Сабитов Әтнә техникумында, Ислам Йосыпов Сабада укыйлар.
“КамАЗ“ машиналарында эшләүче Алмаз Әсхәдуллин, Айназ Гыйззәтуллин (әле армиядән генә кайткан), Рөстәм Гыймадиев, Фәнил Сираҗиев  ашлык ташуда өзеклек китермиләр.

Носы ындыр табагында (мөдире Рафаэль Әхмәтов) эш кызу. Фирдәвес Хәсбиуллин, Илдар Әхмәтов киптергечне, Радик Шәрәфетдинов, Рәдиф Җәләлиев, Илнур Хәйруллин “КЗС“ агрегатын көйле эшләтәләр. Үлчәүче Илнур Абдуллин үз хезмәтен төгәл башкара. Рәмис Вәлиуллин, Әмир Төхфәтуллин, Газинур Сәмигуллин, Айнур Сәмигуллин, Бәдилә Җәләлиева, Гадилә Камалетдинова, Ләйсән Мәхмүтова ындыр табагында эшлиләр.
Бригадирлар Рамил Сафин белән Рафаэль Әхмәтовны да җитәкче мактап алды.
Фәнис Вәлиуллин зәп җирләрен тирәнәйтеп эшкәртә. Линар Миннебаев, Илфир Сәләхетдинов, Фәрит Сафин көзге чәчүгә җир хәзерлиләр.
Алим Абдуллин салам төргәкли, Валентин Петров, Рөстәм Сәфәргалиев төяп торалар. Раушан Габдрахманов, Зөлфәт Әкбәров, Илмир Сәмигуллин ташый. Рамил Зиннәтуллин борчакны теземнәргә сала.

Арча районы республикада иң күп бәрәңге игүче район. Иң күп мәйдан “Кырлай“ ширкәтендә – 1200 гектар. Бәрәңгене сугарып үстерәләр, шуңа күрә һәр елны югары уңыш алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев