Районда йөкле хатыннарны хөрмәтләделәр
Арча сәнгать мәктәбендә Бөтенроссия “Йөкле хатын-кызлар көне” билгеләп үтелде
Ул елга 2022 елдан ике тапкыр: 7 апрель һәм 7 октябрьдә үткәрелә. Бәйрәмгә 50ләп йөкле хатыннар килде.
Булачак әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина котлады. Сәламәт балалар табып, тигезлек белән матур итеп яшәүләрен, илгә-көнгә лаеклы балалар үстерүләрен теләде. Арча ЗАГСы баш белгече Гөлназ Маркелова хатын-кызларны кызыксындырган мәсьәләләр турында сөйләде. Баланың тууын ЗАГСка килеп тормыйча да теркәп була. Аның тәртибен баш белгеч җентекләп аңлатты. Интернет челтәрендәге дәүләт хезмәтләре шәхси кабинеты ярдәмгә киләчәк.
Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина үзләренең бүлек эше турында сөйләде. Бала тудыру йортында әниләргә бирелүче бала кирәк-яраклары тутырылган бүләк “Бәби тартмасы” хакында да аңлатып үтте: “Гаиләнең һәр җан башына туры килгән керем турындагы белешмәне алып киләсез безгә, 2нче, 4нче бүлмәләргә. Аста керү ишеге янында вахтердан талон аласыз. Паспорт һәм белешмәгез белән безнең белгечләр янына киләсез. “Бәби тартмасы” алу өчен гариза язасыз. Гаризагыз 10 көн эчендә карала. Анда сезнең гаиләгезнең соңгы 12 ай эчендәге керемегез исәпләнә. Бүген җан башына туры килгән яшәү минимумы 15 мең 73 сум. Әгәр гаилә кереме яшәү минимумыннан артып китә икән, ул вакытта сезгә “Бәби тартмасы” бирелми. Әгәр дә “Бәби тартмасы” тиеш булса, белешмә бирелә. Сезгә бу белешмә нигезендә бала тудыру йортында “Бәби тартмасы” тапшырыла. Яшәү урыны буенча гына түгел, сез баланы теләсә кайсы бала тудыру йортында таба аласыз. Һәм бүләкне дә сез шуннан аласыз”.
Алга таба Нурсөя Ринатовна хастаханә аша бирелә торган балалар ризыгы турында да аңлатып үтте. Балалар ризыгы шулай ук гаиләнең җан башына туры килгән керемен исәпкә алып билгеләнә. Балага дарулар алу өчен каралган 10 мең сум акча да гаиләдәге җан башына туры килгән керемнән чыгып билгеләнә. Әгәр дә тиеш икән, банктан карта бирелә. Шул карта ярдәмендә дәүләт даруханәсендә кирәкле даруларны аласың. Бу турыда тагын да тулырак мәгълүматларны 2нче һәм 4нче бүлмәләрдәге белгечләрдән алып була. Ә җан башына туры килгән гаилә кереме турындагы мәгълүмат квартал саен яңартыла.
Табиб-психолог Наталья Гусева чыгышын да булачак әниләр игьтибар белән тыңладылар. Рухи халәт, кәеф, эчке кичерешләр бала сәламәтлегенә тәэсир итүе хакында сөйләп торалар. Йөкле булу ул физик халәт кенә түгел, рухи кичерешләр дә. Һәркем психологтан ярдәм ала ала. Ә психолог ул йөкле ханымнарны үзләре белән идарә итәргә, катлаулы хәлләрдән чыгарга өйрәтәчәк. Психотерапия карындагы бала белән элемтәне ныгытачак.
Бәйрәм концерт номерлары, лотерея уеннары белән аралаштырылып барылды. Өйләренә кайткач, гаилә белән тәмләп чәй эчәргә татлы торт та бирелде.
...Соңыннан фойеда матур итеп фотога төшүче ике яшь әни белән сөйләштек. Алар Арчада яшәүче апалы, сеңелле Гөлнара белән Илүсә булып чыктылар. Тартынып тормадылар, рәхәтләнеп сөйләштеләр. Сөбханалла, Гөлнара дүртенче балага авырлы, ә Илүсә бишенче балага көмәнле. Ә үзләре биш кыз. Носы авылында туып-үскәннәр. “Без мондый матур чарада беренче тапкыр катнаштык. Бик ошады. Гаиләдә бала күбрәк булган саен алар мөстәкыйль булып, бер-берсен карап, эшләп үсәләр”, – диде алар.
Булачак әниләрнең һәркай-сына шатлык-сөенечләр, гаилә бәхете телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев