Райондашыбыз “ТАТМЕДИА” уздырган бәйгедә блендер отты
Арчада яшәүче Филсинә Мәҗитова “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте уздырган акциядә катнашып, блендер отты
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте һәр язылу чорында үз газета-журналларына язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйната. Быел да ул “Язылган өчен 100 мең сум, телевизор һәм башка призлар” акциясен оештырды. Шунысы сөенечле, әлеге акцияләрдә райондашларыбыз да актив катнаша һәм бүләкләр дә ота. Безнең районга инде мотоблок, кар чистарту машинасы, берничә телевизор кайтканы бар. Бүләк отучыларны редакциягә чакырып котлау инде матур традициягә әйләнде.
Бу язылу чорында безнең районга блендер кайтты. Аны Арчада яшәүче Филсинә Мәҗитова отты. Филсинә апага бүләкне без шулай ук, редакциягә чакырып, тапшырдык.
“Ел саен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте бүләкләр уйната. Бу бүләкләрне безнең райондашлар да отып тора. Филсинә апа, сезне чын күңелдән тәбрик итәбез. Бу блендер сезгә бер ярдәмче булсын. Бик зур рәхмәт безнең белән бергә булганыгыз, газета-журналларыбызны алдырганыгыз өчен. Сезнең өчен бу соңгы бүләк булмасын, бәйгеләребездә киләчәктә дә катнашып торыгыз”, – диде “Арча хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин.
“Бу бәйгене оештыручыларга, мине зурлап чакыручыларга бик зур рәхмәт, – дип рәхмәтен белдерде Филсинә Мәҗитова. – Газета-журналларны бик яратып укып барам. Район газетасын 1962 елдан бирле алдырам. Бөтен яңалыкларны шуннан белеп барам. Язылучылар арасында бәйге оештырылуы турында укыгач та, катнашып карыйсым килде. Квитанцияләрне җибәрергә Казанда укучы оныгым ярдәм итте. Күңелдә барыбер бер чыкмаса, бер чыгар әле, дигән өмет яшәде. Менә бит, Аллаһ Тәгалә насыйп итте”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев