Районыбызда игътибар көтеп яткан ядкәрләр бар
Симетбаш авылында күп тапкырлар булган бар. Бу юлы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин белән алдынгы комбайнчыларны бүләкләгәннән соң басу ягыннан килеп кердек. Шунда агач-куаклар арасында посып утырган кечерәк кенә бинага күз төште.
Юк, без күреп ияләнгән гадәти бина түгел бу, нәрсәсе беләндер үзенә тартып тора иде ул. Шул тирәдә очраган кешеләр янына тукталдык.
– Җил тегермәне бу, – диделәр алар бик исләре китми генә. – Соңгы вакытта электр белән эшләде, туктаганына да күп түгел әле.
Кычытканнар, шайтан таякларын ерып шул бина янына керәбез. Ишегендә элеккеге зур амбар йозагы эленгән, стенасында ат бәйли торган тимер боҗрасы да бар. Эченә кереп карыйсы килә, тик ачкычы гына юк.
Минем өчен тегермән – сихри бер дөнья. Без малай чактан әтиләргә ияреп тегермәнгә бара идек, Мөхәммәт Мәһдиев тасвирлаган күренешләр бүген дә күз алдында. Тегермәнче авылдашыбыз Фәрт абыйның он тузаныннан күзләре һәм тешләре генә ялтырап торыр иде. Ашлыкның онга әверелгәнен карап тору – үзе бер дөнья!
Кич белән күптәнге танышым, заманында төрле җаваплы урыннарда эшләгән, хәзер Кышкар авылының имам-хатыйбы Радик абый Кәримовка шалтыраттым.
– Ул тегермәнне Әтнә районының кайсыдыр авылыннан алып кайтканнар, атлар белән. Алып кайтучысы да, шул тегермәндә озак еллар эшләүчесе дә – Таһир абый исән-сау. Симетбашта яши, – диде ул.
Монысы инде – тагын бер могҗиза! Тегермән һәм тегермәнче, тизрәк Таһир абый белән очрашырга, истәлекләрен сөйләтеп, шул тегермән янында фотога төшерергә кирәк!
Таһир абыйларның өен тиз таптым, киң ишегалды, элекке колхоз амбарларын хәтерләткән келәтләр, ишекләренә асылмалы йозаклар эленгән. Веранда ишеге алдында зур тегермән ташы ята! Кире чыкканда Таһир абый: “Иске Иябаш белән Яңа Иябаш арасындагы басуда тегермән бар иде, шуны сүтеп алып киткәннәр, ә ташы калган, шуны әти белән алып кайтып салдык“, – дип аңлатты.
Таһир абыйны яхшы әңгәмәдәш, дигәннәр иде. Шулай булып чыкты да. Кузгалыйм инде дигәч, берничә тапкыр “Аз гына утыр инде“, – дип туктатты.
Таһир абый 1928 елгы, быел 95 яшь тула. Шуның илле елга якынын тегермәндә уздырган. Аның кадәр стажлы тегермәнче тагын булдымы икән? “Кышкар тегермәнендә унлап кеше эшләде, барысының гомере фаҗигале бетте“, – ди ул. Чөнки бар кешегә дә тегермәнче кирәк, күбесе “ярты“ кыстырып килә...
– Ә син бирешмәгәнсең, Таһир абый, – дим.
– Мин беркайчан да чаманы югалтмадым, – ди ул. – Һәрвакыт эштә булдым, балта остасы да бит әле мин. Кышкарда җиде йорт салып бирдем, үземнең бригада бар иде. Яңа Кишеттә йортлар, балалар бакчасына янкорма салып бирдек. Симетбашта минем кул тимәгән хуҗалык юк. Сугышка кадәр анда 80 хуҗалык бар иде, хәзер кырык тирәсе калды. Шуннан уйлап кара инде: салып йөргән кеше шулкадәр эшли аламы? Әле бит тегермәнне дә эшләтәм. Аннан хатыным Дания: “Кич нинди хәлдә кайтып керерсең икән?“ – дип көйләп озата иде. Бик әйбәт яшәдек аның белән. Шушы авылныкы ул, бик озак йөрдек, шуннан соң гына өйләнештек. Тырыш иде, кечерәк кенә буйлы, маллар күп асрадык. Ун ел элек үлеп китте...
Тегермән темасына күчәбез. “Колхоз оешкач Сибгать дигән кешенең тегермәнен алалар. Әти шунда тегермәнче булып эшләде. Тегермән туза. Колхоз рәисе Хәмит Закиров әтине чакырып ала да: “Әтнә районының Күлле Киме авылына барып тегермән карап кайт, нинди хәлдә булуын кара, бәясен килеш“. Ул вакытта райкомнан башка берни эшли алмыйсың, шуннан рөхсәт алып, бәясен 1 мең сумга килешеп кайта әти. Аны алырга 30 ат җигеп бардык, бер якка 50 километр. Икешәр тапкыр барырга туры килде“.
Әтисе Гәрәй Бөек Ватан сугышына киткәндә тегермән ачкычын икенче кешегә тапшырып калдыра. Әмма аны юньләп эшләтә алмыйлар. Гәрәй абый әсирлек газаплары да кичереп 1947 елда гына әйләнеп кайта. Тегермәнне яңадан көйләп җибәрә. Ялга киткәнче шунда эшли ул. “Бервакыт колхоз рәисе Закиров Хәмит мине чакырды да: “Тегермәнне кабул итеп ал!“ – диде. Өйгә еламсырап кайтып кердем. Әти: “Нәрсә булды?“ – ди. “Колхоз рәисе тегермәнне кабул итәргә кушты, миннән булмый ул“, – дим. “Син булдыра алмаган нәрсә юк!“ – диде әти. Менә шуннан тегермәнче инде мин.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев