erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районыбызда “Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль конкурс уздырылды

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 137 ел. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Шул уңайдан Арча районы мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр уздырыла.

Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп,  8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул татар халкы өчен гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты - халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре яратып укыла.
       "Казан арты" музеенда шулай ук ел саен апрель аенда  сөекле шагыйребезне искә алып, “Моңлы сазым”исемле иҗат бәйгесе оештырылып килә.  Бүген, 20  апрельдә,  “ Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль конкурс уздырылды.  Иҗади бәйге 3 номинациядә узды: 
-Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар; (шигырь)
-Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар; (җыр)
-укучыларның Г.Тукайга багышлап яки аның иҗатына ияреп язган шигъри әсәрләре; (иҗат)
“Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль  бәйгедә 60 тан артык   районыбызның иң көчле укучылары  көч сынашты.   Ахырдан конкурска нәтиҗә ясап, җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.    
Музей хезмәткәрләре катнашкан укучыларга һәм аларны әзерләгән укучыларга бик зур рәхмәтен җиткерә!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Газетабызның 28 апрель санында әлеге чара турында тулырак язачакбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев