Районыбызда республика күләмендә тәҗрибәсен өйрәнерлек хуҗалыклар бар цифрлаштыру елы бара
“Яңарыш“та яңача
Дүрт елда 399 млн сум инвестиция кертелгән. 2022 елда 31,8 процент рентабельлеккә ирешелгән. Уртача айлык хезмәт хакы 35446 сум.
“Яңарыш“ ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков чыгышында яңгыраган берничә сан гына бу. Татарстан кадрларны кабат әзерләү институтында белемнәрен күтәрүче икътисадчылар, хисапчылар әлеге ширкәтнең цифрлаштыру буенча тәҗрибәсен өйрәнергә килгәннәр иде. Алар җитәкченең тирән эчтәлекле чыгышын алкышларга күмделәр.
Уку-семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, институт ректоры Николай Титов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.
Кунаклар башта автобусларда ширкәтнең яңа төзелгән һәм төзелү дәвам итә торган сөтчелек комплексын, азык әзерләү үзәген карап үттеләр. Аларда эш оештыру тәртибе һ.б. соңыннан экран аша күрсәтелде. Чөнки хәзерге техника андый мөмкинлек бирә, төркем-төркем халыкны фермалар буйлап йөртәсе дә юк. Бу ветеринария таләпләре буенча да шулай булырга тиеш.
Хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, яңа программалар кертелгәннән соң күрсәткечләр күп тапкырлар яхшырган.
Аңа кадәр тәүлеккә 38 тонна сөт саусалар, хәзер ул 78 тоннага җиткән. Бер сыердан уртача 4331 килограмм сөт саусалар, хәзер – 8772 килограмм. Цифрлаштыру 2018 елдан кертелгән, чагыштырыла торган саннар да шул елга кадәргеләр. Еллык акча кереме 101197 млн сумнан 418 млн сумга кадәр үскән.
Терлекчелектә көтү белән идарә итү программасы эшли башлагач кайсы сыерның күпме сөт бирүе, кайчан ташлатылган, каплатылган булуы һ.б. мәгълүматлар барысы да компьютерга кертелгән. Аңа кадәр 600әр көн каплатылмый йөргән сыерлар да булган. Хәзер аз сөтле, сәламәт булмаган маллар бар да бракка чыгарылган. Монда 15-20 литр сөт бирү турында сүз дә бармый, 30 литр сөт бирә торганнар күпчелекне тәшкил итә.
Азык бер урында – үзәктә әзерләнә, анда нинди төр азык-
лар, өстәмәләр кушылырга тиешлеге ныклы контрольдә. Яңа программа эшли башлагач азыкка да экономия ясала, әрәм-шәрәм булмый. Азыкның сыйфатын даими тикшереп торалар.
Программа нигезендә һәр көнне белгечләргә нәрсә эшләргә кирәклеге күрсәтелгән беркетмә бирелә. Һәм анда күрсәтелгәннәрне үтәми кала алмыйсың.
– Әлеге программалар нәтиҗәле эшләсен өчен яхшы кадрлар кирәк, – диде И.Садыйков. – Без менә шуларны булдыруга ирешә алдык.
“Агросигнал“ программасы кергәч техниканың бөтен хәрәкәте күренеп тора. Басуда эшлиме, башка урындамы – бар да контрольдә.
– Мондый хуҗалыклар һәр районда бар, – диде министрның беренче урынбасары Н.Залаков. – Алар тәҗрибәсен өйрәнергә, һәр хуҗалыкта кертүгә ирешергә кирәк. Әкренләп шуңа киләчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев