erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районыбызның яшь хәбәрчеләре Сабадан җиңү яулап кайтты

29 май көнне Саба яшьләр үзәгендә 15нче тапкыр уздырыла торган Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» иҗат бәйгесенең йомгаклау тантанасы гөрләде.

Әлеге бәйге быелдан башлап зона күләмендә үткәрелә, катнашучылар арасында Теләче, Балтач, Арча районнарыннан да яшь журналистлар бар иде. Шуны да әйтеп узарга кирәк, "Серле каләм" "Шәһри Казан" газетасының мөхәррире, Казан федераль университеты укытучысы Галиева Рәсимә Муллаян кызы җитәкчелегендә уздырыла.

Ябылу тантанасына Казаннан, Сабаның үзеннән мөхтәрәм кунаклар да килгән иде. Әйтик, "Сабантуй" һәм "Салават күпере" журналларыннан тәҗрибәле журналистлар, КФУ ның татар филологиясе факультеты деканы, "Ялкын" журналыннан баш мөхәррир урынбасары һәм блогерләр төркеме. Алар яшь каләм тибрәтүчеләргә үзләренең мастер-классларын тәкъдим иттеләр, алай гына да түгел, укучыларга төрле биремнәр биреп, аларны журналист буларак тикшерделәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барлык очрашулардан соң иң күңелле мизгел килеп җитте. Бүләкләү тантанасы. Васил Заһит улы катнашучыларны үзе тәбрикләде һәм, бүләк буларак, китапларын тапшырды. Уңышларыбыз да куанырлык бит, дуслар. "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" номинациясендә Төхвәтуллина Әдилә 2 урын, "Публицистик язмалар" номинациясендә Мөхетдинов Әнвәр 2, Фаттахова Айгөл 1нче урыннарны яуладылар.  Яшь журналистларыбызны котлыйбыз. Аларга иҗат дәрте сүнмәвен, тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!

Әнвәр Мөхетдинов язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X