Районыбызның иң тәҗрибәле умартачысы Ядкәр Мөхәммәдиев: «Балны түгел, умартачыны сайларга кирәк»
Районыбызның иң тәҗрибәле умартачысы Ядкәр Мөхәммәдиев белән умартачылыктагы яңалыклар, алда торган кышлату чоры турында сөйләштек
Һәр елның үзенчәлеге була, – дип башлады сүзен Ядкәр Мөхәммәдиев.
– Җәй башы салкын килүе күч аеруларның күп булуына китерде. Төннәр салкын торды, +5 градуска калды. Нектар аз төшкәнгә бал табышы да куанырлык түгел иде. Ярый әле июль ахыры, август башында көчле гаиләләр үзләренә, яхшы хуҗаларына җитәрлек бал җыя алдылар. Юкә балы да әйбәт булды. Шулай да, бал аз булды, дип зарланучы умартачылар бар. Аларга өстәмә ширбәт биреп бал запасын тулыландырырга туры килде. Инде канди бирүчеләр дә бар. Кышлату чорында бал кортларының хәлләрен белеп, кирәк санаганда өстәмә азык бирергә туры киләчәк инде, – диде ул.
– Соңгы елларда бал кортларында авырулар күбәя бара, ояларын ташлап китү очраклары турында ишеткәләп торабыз.
– Әйе, авыруларга каршы көрәшмәсәң бүген бал кортларын саклап калып булмый инде. Республиканың төньяк районнарында, шул исәптән бездә дә, хәл ярыйсы әле. Дөрес, бездә дә бал кортларының гаиләләре белән ояларын ташлап китү очраклары бар. Моның сәбәпләрен төгәл генә әйтә дә алмыйлар, чыннан да гаҗәп бит – кәрәзләр тулы бал булган ояны көз көне ташлап чыгып китсеннәр әле... Бөтенләй ташлап китмәгән ояларда да кортлар кимүе күзәтелә. Шуңа күрә авыруларга каршы көрәш, җитәрлек азык белән тәэмин итү һәр умартачының игътибар үзәгендә булырга тиеш. Көз матур, җылы килде, талпаннар да күпләп үрчеде. Авыруларга каршы көрәш бал сезоны тәмамлангач та башланды, көрәш чаралары күп төрле, аларны куллана белергә, иренмәскә генә кирәк. Күп умартачылар шулай эшләде.
Ноябрь ояларны умарта өйләренә кертү вакыты. Андый өйләрдә кышлату барышын контрольдә тотарга була, әмма еш борчымаска киңәш итәм, айга бер тапкыр карап китү җитә.
– Бал турында сүз кузгаткач, аның сыйфаты турында әйтми булмас инде. Бер танышым туган тиешле кешедән бал алган идем, бик тиз утырды, балта белән чабарлык, ди. Берәр нәрсә кушмадымы икән, дип шикләнә.
– Балны түгел, умартачыны сайларга кирәк, дип бик дөрес әйтәләр. Белгән умартачы бервакытта да сыйфатсыз бал сатмас, үз исемен тапламас. Ә балның тиз утыруы аңа нәрсәдер кушылган булуы дигән сүз түгел әле. Мәсәлән, рапс балы бик тиз утыра, андый балны кышкы чорда бал кортлары да ашый алмый, андый балны ояда калдырырга ярамый. Төрле чәчәкләрдән җыелган бал озаграк утыра. Юкә балы үзе генә булганда озаклап, декабрьдә генә утыра. Бездә утырмый торган бал юк. Краснодар краенда ак акациядән җыелган нектар балы гына утырмый.
Ә балның сыйфатын дөрес итеп бары тик лабораториядә генә ачыклап бирә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев