erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районыбызның ун гаиләсе узган ялларны табигать кочагында уздырды

Гаиләләр Курса-Гөберчәк-Мөрәле маршрутын җәяү үттеләр

29 һәм 30 июньдә районыбызда Арча укучылар сараеның “Сәламәт Арча” проекты кысаларында “Ял-Юл” җәяүле сәяхәте узды. 
Чираттагы районкүләм чара турында хәбәр әзерләргә дип йөргән җиремнән, Укучылар сараеның директор урынбасары, проектның авторы Айгөл Галәветдинова үземне дә бу сәяхәттә катнашырга чакырды. Озак уйламый гына ризалаштым һәм шимбә көнне иртә белән, кызымны алып, Укучылар сараена юнәлдем. 
Сәяхәт өчен кирәк яракларны бер машинага төяделәр, ә без, катнашучылар теркәлү уздык. Һәркемгә яулык, кепка, су, маршрут көндәлеге, карандашлар бирелде.  

Арча укучылар сарае ишегалдында сәяхәткә тантаналы рәвештә старт бирелде. Ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вагыйзов, Укучылар сарае һәм “Сәламәт Арча” проектының җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин катнашты. 

 – Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, алдагы көн ярым вакытны бу сәяхәткә багышлаучы һәр гаиләгә рәхмәтемне җиткерәм. Сездән ак көнләшү белән көнләшәм. Үземнең дә сезнең арада буласым килә. Тик район өчен мөһим булган тагын бер чарада катнашу сәбәпле, сезгә кушыла алмыйм. Бүгенге сынауларны узуда барыгызга да уңышлар телим. Сәламәт яшәү рәвешен, гаилә белән вакыт уздыруны сайлаучыларга афәрин! – диде Эльвира Вафина. 

Әмир Вагыйзов сәяхәткә җыелган гаиләләрне “беренче карлыгачлар” дип атады. Чөнки мондый форматтагы ял районыбызда беренче тапкыр үткәрелде.

– Гаилә елында районыбыз гаиләләре өчен шундый мөһим чаралар оештыручы Арча укучылар сарае коллективына рәхмәтемне җиткерәм, - диде яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе. 

Алга таба чараны оештыруда үзенең зур өлешен кертүче Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты доценты, төп хөкемдар Равил Нәбиуллин куркынычсызлык кагыйдәләре һәм сәяхәтнең тәртибе белән таныштырды. Алда безне гади сәяхәт кенә түгел, туризм юнәлешендәге сынаулар һәм осталык дәресләре белән үрелеп барган 15 чакрым юл көтте. 

Барлык катнашучылар һәм оештыручылар ике автобуска утырып Курса чишмәсенә кадәр бардык. Анда безне “Казан арты” музееның бүлек мөдире Ленар Гобәйдуллин каршы алды. Билгеләнгән маршрут дәвамында ул безне Арча районы тарихындагы кызыклы фактлар һәм истәлекле урыннар белән таныштырып барды. 

Тукталышлар
Билгеле бер аралыкны үткән саен без, катнашучыларга сынаулар бирелде. Аларны сынау дип атау бәлки дөрес тә түгелдер. Сәяхәт вакытында һәркем белергә тиешле күнекмәләр дисәк төгәлрәк булыр. Һәр этап саен гаиләләр үзләренең күзәтүләрен, хис-кичерешләрен маршрут көндәлегенә теркәп барды. 
Беренче этапта бау буенча таудан төшәргә һәм бауга ябышып менәргә кирәк иде. Һәркемгә перчаткалар бирелде. Башта бераз куркып калсак та, һәркайсыбыз тиешенчә башкарып чыктык биремне.

Икенче этапта үзебезнең җирлектәге үсемлекләрне белү буенча белемнәрне тикшердек. Билгеләнгән аралыкта үсеп утырган барлык үсемлекләрнең атамаларын язарга кирәк иде. Кайбер үләннәрне бик тиз танып булса, кайберләренең исемнәрен искә төшерү яки “китапча” атамасын белү вакыт таләп итте. Бу биремне үтәргә 10 минут вакыт бирелгән иде. 

Киләсе этапка кадәрге юлны да әнә шул үләннәр турында сөйләшеп үттек. Сөйләшеп кенә калмыйча, берничә урында туктап, җиләк тә ашап алдык. Алда безне ике агачка параллель рәвештә бәйләнгән баулар көтә иде. Без шулар аша бер яктан икенче якка чыктык. 

Гөберчәк авылына җитәрәк, күл кырыенда төшке ашка тукталдык. Йомшак икмәк, зур казанда пешерелгән уха, яңа гына пешкән коймак белән чәй – барысы да искиткеч тәмле булды. Боларның барысын да Укучылар сарае педагоглары әзерләгән иде. 

Бераз ял итеп алганнан соң, атлавыбызны дәвам иттек. Чираттагы тукталыш – Гөберчәк авылы зираты. Күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевның каберен зиярат кылдык. Биредә безне алдан килешенмәгән, күркәм очрашу көтте: Казаннан әдипнең кызы белән оныгы да кайткан иде. Шулай итеп, Мәһдиев турындагы истәлекләрне аның иң якын кешеләреннән ишетергә насыйп булды.


– Бик матур, игелекле эш белән йөрисез. Әтиемне хөрмәтләп монда килүегез өчен рәхмәт, - диде Гәүһәр Хәсәнова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөберчәк авылы аша узгач, Мөхәммәт Мәһдиев музеена да керми китмәдек. Музей җитәкчесе Халидә Габидуллина язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып, аның шәхси әйберләрен күрсәтте. 

Алдагы этапта безне осталык дәресләре көтте. Куркынычсызлык өчен киемнәрне кияргә, 20 метрлы арканны бәйләргә һәм төрле төеннәр ясарга өйрәндек. 

Иң борчылыбрак көтеп алган тукталыш – катамараннарда йөзү булды. Тирән сулыклардан курку сәбәпле, минем өчен бу чын мәгънәсендә сынау иде. Кабартылган катамараннарны аяк белән педаль әйләндереп түгел, ишкәк белән йөртергә кирәк иде. Иң элек баш тартырга уйладым, ләкин кызым миннән кыюрак булып чыкты. “Без генә калмыйбыз, минем дә йөрисем килә, курыкма, әнием”, - диде. Мөхетдиновлар гаиләсе белән бер катамаранга утырып (үзебез генә булмау тынычлындырды), күл буенча киттек. Берничә секунд узуга, бөтенләй дә куркыныч булмавын аңладым. Шулай итеп, соңгы сынауны да тиешенчә уздык.

Ял аланы
Тагын берничә чакрымнан соң, безне Мөрәле авылы каршы алды. Авыл аша узып, Сабан туе була торган мәйданга таба юнәлдек. Төп ял аланында безне махсус язылган “Ял-Юл” гимны белән каршы алдылар. 15 чакрым юл узуга карамастан, бирегә елмаеп, “Без бәхетле!” дип килеп кердек. Әнә шул минуттан сәяхәтебезнең девизы да барлыкка килде.
Биредә һәр гаиләгә палатка, ризыклар, казан, өстәл-урындыклар әзерләнгән иде. Беренче эш итеп, палаткаларны кордык. Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты студентлары ярдәмчеләребез булды. Аннан соң учаклар ягып, карабодай боткасы пешереп ашадык. Кыскасы, булдыра алганча, шушы аланда яшәү уңайлыклары тудырдык. Моның өчен безгә бар мөмкинлекләр дә бар иде. Оештыручылар башыннан ахырына кадәр катнашучылар белән бергә булып, шул ук шартларда яшәде.
Кич белән гаиләләрне уеннар, җыр-бию, җанлы аралашу көтте. Сәяхәтебез вакытында ишеткән тарихи фактлар буенча белемнәребезне дә тикшерделәр.  Көн дәвамында алган тәэсирләр белән җылынып, һәр гаилә үз палаткасында төн кунды. Әйтергә кирәк, ул төндә нибары 10 градус кына җылы иде.

Саубуллашу
Икенче көнне иртәнге җидедә һәркем уянып беткән иде инде. Иртәнге аштан соң, күңелле эстафеталар узды. Барыбыз бер гаилә кебек якынаеп беттек. Бер генә гаилә дә бу сәяхәткә чыгуына үкенмәде. Казанда яшәүче Шәрәповлар гаиләсе ул ялларда махсус шушы сәяхәткә дип кайткан иде. “Әле ярый кайтканбыз. Арганлыбыз да сизелми. Рәхәтләнеп ял титтек”, - диде алар.

Төшке ашка таба бераз моңсурак та булды. Чөнки саубуллашу минутлары якынайды. “Ял-Юл” сәяхәтен ябу тантанасына районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вагыйзов та килде. Һәр гаиләгә диплом, кыйммәтле сертификат, күчтәнәчләр һәм истәлеккә фотолар тапшырылды. Ә иң мөһиме, һәрберебез онытылмаслык тәэсирләр алып кайттык. Без бәхетле!

              Фотолар «Арча укчылар сарае» ВКонтакте социаль челтәреннән

  
  
  
   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев