erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рәис Р. Миңнеханов киңәшмәдә Татарстанда яшәүче гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә котлады.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Рәис Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанда яшәүче гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу бәйрәм әниләребезгә, хатыннарыбызга, сеңелләребезгә, кызларыбызга игътибар күрсәтү, соклану сүзләрен җиткерү һәм хисләребезне аңлату өчен күркәм сәбәп», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шәһәр, район башлыкларына һәм хакимият органнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ТР Рәисе бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналар адреслы булырга тиеш, дип ассызыклады. Бәйрәм чаралары кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны булган хатын-кызларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә, хатыннарына һәм тол хатыннарына аерым игътибар бирергә кирәк.

«Язның бу матур көне барлык хатын-кызларга да шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итсен», - диде Татарстан Рәисе.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-8-mart-respublikadagy-har-xatyn-kyzga-satlyk-ham-yaxsy-kaef-bulak-itarga-ties-5920290

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре