"Ракета" командасы Сочидан җиңү белән кайтты
Күңелле мизгелләр.
Сочида Европа чемпионнары кубогына хоккей ярышлары булды. 2010 елгы хоккейчы малайлар хоккей уйнады. Төрле өлкәләрдән 8 көчле комада Кубок өчен көрәште. Арчадан "Ракета" командасы уйнады. Тренеры -- Евгений Тимощук. Уеннар 31 майдан 6 июньгә кадәр барды.
Бүген иртән Арчаның 5 гимназиясе директор урынбасары Илфира Вәлиева шалтырата. Дулкынланган.
-- Безнең малайлар (улы Айзат та шушы командада) Сочидан җиңү белән кайта. Бүген көндезге сәгать 2нче яртыда Арча Боз сарае янында каршы алачакбыз. Пресса да булса, яхшы булыр иде, - диде.
Әлбәттә, җиңүче малайларны каршы алачакбыз. Әти-әниләр, Боз сарае өчен генә түгел, район өчен дә зур шатлык бит бу!
Без килгәндә Арча Боз сарае янына шарлар тоткан әти-әниләр, әби-бабайлар җыелган иде. Район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Арча Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров та шунда. Әнә, балалар төялгән автобус та күренде. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Ә күзләрдә шатлыклы күз яшьләре.
Автобус килеп туктады. Автобустан команда белән бергә, Кубокны тотып команда капитаны Мурат Шәмсетдинов төште. Китте күрешүләр, котлаулар, шарлар һавага очты. Бергәләп фотога төштеләр.
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев