Рамил Фазуллин: «Кеше аз йөри, күп очракта утырып эшли, нәтиҗәдә мускуллар эшчәнлеге кими»
Район хастаханәсендә эшләүче травматолог-ортопед Рамил Фазуллин белән әңгәмә
Боз сараенда балалар командалары арасында бик каты хоккей ярышлары бара иде. Ә мин язарга бардым. Шунда Рамил Рафиловичның үзе уйнардай булып, җанатып, көч-куәт биреп торганын күрсәгез иде! Соңыннан белдем, үзе дә хоккейны ярата икән, хоккей секциясендә шөгыльләнүче олы улы Әмир ярышта катнаша!
...Бүген менә, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, сөйләшеп утырабыз.
– 1982 елның августында Арчада тудым һәм үстем, – дип сөйләде ул. – Без икәү, апам бар. Әнием сәүдә системасында эшләгән Фирая, әтием терлекчелектә нәсел эше буенча белгеч, хәзер мәрхүм инде, Рафил. Әни Хәсәншәехныкы, әти Пөшәңгәрнеке. Җәй көннәрендә күбрәк авылда үстек. 9 сыйныфны тәмамлап, Арча педагогия көллиятенә физик тәрбия укытучысына укырга кердем. Спортчы идем, кул көрәше буенча. Көллият электән көчле иде. Шунда белем алырга дип күчтем. Ике ел укыганнан соң Казанга медицина институтына укырга керү максаты белән аттестат алу өчен Арчаның 3нче мәктәбендә имтиханнар тапшырдым.
– Ә сез Арча педагогика көллиятенә нәрсәгә бардыгыз?
– Белем дәрәҗәсен күтәрергә. Чөнки көллияттә бик яхшы укыталар иде. Мин 5нче сыйныфтан врач булам дип йөрдем. Нишләп, үзем дә әйтә алмыйм.
– Әти-әниегез әйткәндер инде...
– Юк, әни хәтта каршы килде. Биологияне бик ярата идем, бәлки шуңадыр. Аннан әби авыртты, больница юлларында ияреп йөрелде, әллә шуңа ак халатлар күңелгә кереп калган... Медицина институтына химия, биология һәм рус теленнән имтиханнар тапшырып укырга кердем.
– Медицина институтында укырга бик авыр, диләр...
– Мин җиңел укыдым. Кызыксыну көчле иде. Бәлки шуңа уку җиңел бирелгәндер.
– Сез институтта укыганда нинди медицина һөнәрен сайладыгыз?
– Травматолог һөнәрен сайладым. Мин кечкенәдән бик шук малай идем. Йөгерәм, сикерәм, егылам... канамаган, авырттырмаган, сынмаган җирем калмагандыр. Больница юлыннан баш чыкмады. Өченче курстан соң 2003 елдан РКБда авыруларны кабул итү бүлегендә медбрат булып эшли башладым. Анда барысын да күрәсең... Нинди генә хәлдәге авырулар белән очрашмыйсың...
– Ә ни өчен нәкъ менә кабул итү бүлегенә эшкә кердегез?
– Барысын да күрер, өйрәнү, тәҗрибә туплау өчен.
– Институтны тәмамлагач, кайда эшли башладыгыз?
– Мин институттан соң бер ел интернатурада хирургка укыдым. Аннан соң травматолог-ортопед һөнәрен үзләштердем. Казанда РКБның травматология бүлегендә 2007 елдан травматолог-ортопед булып эшли башладым. Алты ел эшләгәннән соң Арчага эшкә кайттым. Арча хастаханәсенең хирургия бүлегендә травма үзәген булдырдык. Безнең үзәк күрше-тирәдәге алты районга юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүчеләргә хезмәт күрсәтә.
– Нинди очракта имгәнүчеләрне Казанга җибәрәсез?
– Безнең нейрохирург юк. Катлаулы имгәнүләр булганда, беренче ярдәмне күрсәтеп, авыруны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озатабыз.
– Сез үзегезне бик авыр хезмәт башкарасыз дип саныйсызмы?
– Мин аны бик авыр дип әйтмәс идем. Дөрес, бик авыр ул, катлаулы хезмәт башкарабыз, чөнки җаваплылыгы бик зур, сүз кеше гомерләрен саклап калу турында бара. Шулай ук төрле кеше бар. Кызганычка каршы, укытучыларга һәм врачларга ихтирам, гомумән, бюджетта эшләүчеләргә карата караш түбәнгә төшкәннән төшә бара. Мин хәзер Арчада 12 ел эшлим.
– Сез Арчаны нәрсәгә өйрәттегез?
– Арчага кайтканчы РКБ мине күп нәрсәгә өйрәтте. Мин анда тәҗрибәле белгечләр белән эшләдем. Казаннан кыйммәтле өйрәнүләр, белем туплап кайттым. Белемне камилләштерергә, тәҗрибә туп-ларга Израильгә, Франциягә бардым. Шулай итеп, мин Арчага шактый тәҗрибә туплап кайттым һәм өйрәнгәннәремне эштә кулланам. Ә белемне без даими күтәреп торабыз.
– Операция ясаучы травматолог – нервага бәрә торган эшме бу?
– Бик каты.
– Юл-транспорт һәлакәтләреннән сезгә нинди генә хәлдә килмиләр.
– Башта һәр имгәнүчене башыңда “әйләндерәсең”, операциядән соң нәтиҗәсен көтәсең – сөяк ничек ялгана? Шулай итеп, һәр авыру истә кала.
– Юл-транспорт һәлакәтләреннән тыш тормышта бигрәк тә нинди имгәнүләр күп?
– Югарыдан егылып төшү очраклары күп. Түбәдән генә түгел, баскычтан егылып төшәләр. Шулай ук спортта имгәнүләр шактый. Ә иң күбе – юл-транспорт һәлакәтләре. Күрше-тирә районнардан да юлдан ук безгә китерәләр.
– Быел юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр күпме?
– Быел биш айда алты районнан юл һәлакәтендә зыян күргән 60лап кешене безгә китерделәр.
– Һәлакәтләрнең сәбәбе?
– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Күп очракта алдагы машинаны узып китәм дип каршы як полосага чыгалар. Хәзер яңа проблема килеп чыкты – мотоцикл, балалар имгәнүләре. Менә әле яңа гына Каенсар ягыннан Айванга таба барганда 2009 елгы яшүсмер питбайкта баганага килеп бәрелә. Безгә авыр хәлдә китерелде. Без аңа шокка каршы терапия үткәреп, Казанга озаттык. Питбайк һәм башка төрле мототранспорт бүгенге көндә бик зур проблема.
– Сәбәп нәрсәдә? Яшүсмерләрнең тәҗрибәсезлегеме?
– Яшьлек максимализмы. Тизлек!
– Сезнең үзегезнең дә ике малай үсеп килә.
– Әйе. Олысы Әмир Казанда хоккейда. Шунда укып, хоккей уйный. Быел 10нчы сыйныфны тәмамлады. Кечкенәсе Әнвәр үзебезнең янда. Тормыш иптәшем Ләйсән, Балтач кызы, Арча хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы. Әниемнең (Фирая) үзенең аерым фатиры бар, әмма күп очракта ул безнең янда.
– Әйе, беләм, бик матур йортта яшисез, урам якта йорт тирәли утырткан чыршыларыгыз да инде үсеп бетте. Ә олы улыгыз Әмир кем булам ди?
– Без аның үзебезнең арттан баруын телибез. Әмма ул, әти, минем синең кебек больницада кунып ятасым килми, ди.
– Сез эштә нинди вакытта сөенәсез һәм көенәсез?
– Авыр операцияне планлаштырасың, ә ул җиңел үтә – сөендерә, син моннан канәгатьлек аласың. Ә кайчак 40 минутка планлаштырган операция озакка сузыла – бу инде табиб өчен зур сынау.
– Әлбәттә инде иң зур сөенеч – авырудан рәхмәт сүзе ишетү, операциянең уңышлы чыгуы һәм авыруның сәламәтләнеп аякка басуы! Сез кемнәр белән эшлисез?
– Минем белән күп очракта операциядә Фәнис Гайфетдинов, Айрат Гаптрахманов була, аларга кул җитмәгәндә мин керәм. Анестезиологлар Ренат Урманов, Назыйм Фәттахов, Ленар Рәхмәтуллин. Шулай бергә килешеп эшлибез.
– Бүләкләрегез?
– Алар күп. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы, район башлыгы Мактау грамоталары...
–Районда травматология өлкәсендә нинди үсеш күзәтелә?
– Үсеш зур. Алда әйтеп үткәнемчә, үзебезнең травматология үзәге эшли. Сынган сөякләрне дөрес итеп ялгау өчен хәзер металл конструкцияләр күп. Травматология үзәгенең аерым хирургия өстәле, рентген аппараты һ.б. заманча уңайлыклар бар.
– Ялгыш егылудан да кул яки аяк сөяге сына.
– Бу дөрес хәл түгел. Остеопороз бу, ягъни сөякләрнең йомшаруы, ныклыгын югалтуы. Кеше аз йөри, күп очракта утырып эшли, нәтиҗәдә мускуллар эшчәнлеге кими, гиподинамия барлыкка килә. Ашау да начар.
– Тормыш әйбәт бит, начар ашауны ничек аңларга?
– Сүз дә юк, тормыш әйбәт, әмма ризыклар күп очракта гармоннардан, химикатлардан тора. Элек кеше күп йөргән, җирдән йөргән, асфальттан түгел. Шуңа да буыннар зыян күрмәгән. Ашау да, эчү дә әйбәт булган. Ә хәзер симерү дә күзәтелә. Фастфудлар белән тукланабыз. Арча буйлап йөргәндә күрәсең: балалар арасында да тулы, йомрылар күп. Симезлек, артык авырлык буыннарга бик нык көч китерә.
– Машинада йөргән кешенең тезе, аяклары авыртучан.
– Тез һәм бот буыннарында синовиаль сыеклык бар. Без йөргәндә әлеге сыеклык буыннарны майлап тора. Ә хәрәкәт булмаганда әлеге сыеклык бозыла. Җәяү йөрергә кирәк.
– Сез җәяү йөрисезме?
– Йөрим.
– Нинди теләкләрегез бар?
– Берәр җирең авырта икән, вакытны сузмыйча табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Буыннарны, сөякләрне сак-
ларга. Сөяк йомшау – остеопороздан интегүчеләр күп. Хатын-кызларга 45 яшьтән соң елга берничә тапкыр кальций кабул итәргә. Җәяү йөрергә.
– Машинада йөрүчеләргә ни диярсез?
– Юл кагыйдәләрен бозмаска! Зур тизлек белән чабучылар күп. Бигрәк тә кичен. Машиналарга вакытында диагностика үткәрергә. Машинаның, бигрәк тә тормоз системасының төзек булуы мөһим. Кулда телефон булуы шулай ук һәлакәткә китерүче сәбәп.
– Юл һәлакәтендә имгәнүләр буенча: элек һәм хәзер ничек?
– Элек тә юл-транспорт һәлакәтләре була иде. Әмма имгәнүләр бүгенгедәй катлаулы түгел иде. Элек сөяк чиста сынса, хәзер ул чәрдәкләнеп сына. Элек сөяк алты айда ялганса, хәзер бу сирәк күренеш. Чөнки хәзер кешенең сәламәтлеге йомшак.
– Рамил Рафилович, сезне һәм барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Рәхмәт хезмәтегезгә! Игелек-ле эш башкарасыз, исән-сау халыкка хезмәт күрсәтергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев