erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рания Антонова: “Китмә, китмә”, – дидем. Өч бала белән кала ала иде. «Мин анда булырга тиеш”, – диде (+фотолар)

Батырлар үлемсез, алар безнең йөрәкләрдә булачак

         Рания Антонова: “Китмә, китмә”, – дидем. Өч бала белән кала ала иде. "Мин анда булырга тиеш”, – диде .

Арча Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, хатыннарына, якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Югалту ачысы үзәкне өзә. Бу районыбыз өчен дә зур югалту.

– Бөек Ватан сугышыннан соң сиксән ел үткәч безгә, безнең буынга, илебезгә мондый афәт килер,  махсус хәрби операция игълан ителер, дип берәү дә уйламады. Бүгенге көндә районыбызда өч Бөек Ватан сугышы ветераны калды. Әле күптән түгел генә дүртенче ветераныбыз  вафат булды. Иске Йорт авылыннан Равил Фазлыев 1943 елда хәзерге вакытта нәкъ менә безнең егетләребез көрәшкән, һәлак булган җирләрдә нацистларга каршы торган. “Күп еллардан соң хәрби операция булыр дип башыма да китермәдем”, – дигән иде ул. Әмма бүген 58 ил Россиягә каршы тора, 75 ил санкцияләр кертте. Безнең батыр егетләребез ватанны, гаиләсен, районны, республиканы сакларга китте. Минем бабай сугышта һәлак булган, әнием беркайчан да әти сүзен әйтә алмаган. Ул сугышта күпме хатын тол, күпме бала ятим калган, күпме ана күз яше түккән. Минем бүген шушындый каһарман егетләр үстергән өчен әти-әниләренә рәхмәт әйтәсем килә. Алар олы ихтирамга лаек. Соңгы көннәренә кадәр ышанычлы терәк булган хатыннарына зур рәхмәт. Аларның батырлыгы һәрвакыт безнең йөрәкләрдә сакланыр, яшь буын өчен үрнәк булып торыр. Онытырга хакыбыз юк! Батырлар үлемсез, алар безнең йөрәкләрдә булачак, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

– 2022 елның февраль ахырында махсус хәрби операция башланды. Сентябрь аенда мобилизация игълан ителде. Безнең районнан 120 кеше туган илебезне сакларга китте. Аннан соң күп кеше контракт төзеп илне сакларга алынды, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов. – Без бүгенге чараның мондый форматта үтүен теләмәдек. Егетләр үзләре исән-сау кайтып, орден-медальләрне шәхсән үзләренә кулларын кысып тапшырырбыз, дип теләдек. Һәм без аңа бик шат булыр идек. Әмма... яу югалтуларсыз гына булмый. Без геройлар тәрбияләгән әти-әниләре, хатыннары, балалары, туганнары, укытучылары алдында баш иеп, рәхмәтебезне белдерәбез.

Герой булып тумыйлар, батырлык үрнәкләре күрсәтеп герой исемен яулыйлар. Көчле рухлы, туган җире өчен җаваплылык хисләре белән янган, ватанына, үз халкына тугры булган егетләребез моны батырлыклары белән исбатлый. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган егетләребезне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

– Батырларыбызны соңгы юлга озатканда һәрчак мин үземнең Әфганстанда, Чечняда бергә булган сугышчан иптәшләремне искә төшерәм, – диде “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. – Алты кешедән икәү генә исән калдык. Күз яшьләремне тыярга, тешемне кысып түзәргә тырышам. Чөнки мин “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе буларак, үз солдатларымны югалтам. Бүген махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарга яңа һәйкәл барлыкка килде. Без аларны онытмыйбыз һәм шундый егетләребез булуы белән горурланабыз. Барыгызга да сабырлык телим. Белегез – алар чын ир-егетләр кебек Ватан алдында изге бурычларын үтәде. Ир-егетләр буларак, алар башкача булдыра да алмый иде.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

        Район башлыгы Илшат Нуриев һәм Арча, Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов Россия Федерациясе Президенты Владимир  Путин карары белән һәлак булганнан соң хәрбиләрнең гаиләләренә, әти-әниләренә орден һәм медальләр тапшырдылар. Дүртенче дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” ордены подполковник Рафаэль Вәлиуллинның хатыны Әлфия ханымга тапшырылды. Сергей Анисимов лаек булган РФ оборона министрлыгының икенче дәрәҗә “Хәрби батырлыгы өчен” медале аның хатыны Айгөл Анисимовага бирелде. ”Батырлык” ордены гвардия өлкән сержанты Рәшит Хангәрәевның хатыны Люция Мөхәммәтгәрәевага, Сергей Белякинның бертуганы Юрий Корнеевка, Илназ Әхмәтҗановның хатыны Гөлзия Шакировага, Айнур Антоновның хатыны Рания ханымга, Нәҗип Абдуллинның әнисе Нурлыниса ханымга, Илшат Кашаповның әти-әнисе Минсәрия һәм Минҗан Кашаповларга, Айнур Вәлиевның әнисе Венера ханымга, Илшат Саматовның хатыны Светлана Саматовага, Эмиль Фатыйховның әти-әнисе Галина һәм Зөфәр Фатыйховларга тапшырылды.

         – Илшат Саматов иң алдынгы укучыларның берсе иде. Тәртипле, акыллы бала булды, гел елмаеп йөри иде. Шуңа аны бөтен укытучылар да якын итте. Әти-әнисенең дә горурлыгы булды ул. Армиягә китәр алдыннан саубуллашырга, кайткач исәнләшергә керде. Махсус хәрби операция зонасына да беренчеләрдән булып китте. Үз тормышы исәбенә күп кешене үлемнән алып калган. Ул мәңге безнең күңелләрдә сакланыр, – диде укытучысы Роза Шәйнурова.

          Арчаның икенче мәктәбеннән Эмиль Фатыйховның беренче укытучысы Оксана Хәлиуллина, бишенче гимназиядән Айнур Антоновның сыйныф җитәкчесе булган Илфира Вәлиева егетләрне бик якын итеп искә алды.

          – Айнур сәхнәдән төшмәде. Бер спектакльдә кызлар ролен дә бик матур итеп башкарды. Ике кыз арасында бер егет булып үсте. Бик шук, тиктормас булды. Әмма үз сүзен бер кешегә дә бирмәде. Армиягә барып кайтты. Ул вакытта: “Улым, йөрәгең дә авырта, әллә бармыйсыңмы?” – дигән идем, “Әни, барам, мин барырга тиеш”, – диде. Барды. Хезмәт итеп кайтты. Рәхмәт хатлары да бар. Серҗант званиесе белән кайтты. Һәр эшне үз кулы белән башкарды. Өйдә дә бөтен нәрсәне үзе эшли торган иде. Төзүче иде ул. Кулыннан бөтен нәрсә килде. Киленем Рания белән бездә яшәделәр. Өч балалары туды. Бик тату тордык. Бүгенге көндә сигез оныгым, ике оныкчыгым бар. Өйдәге оныкларым миһербанлы, шәфкатьле, әниләренә терәк булсыннар, әтиләрен онытмасыннар иде, – диде Айнурның әнисе Әлфия ханым. 

       Айнур контракт төзи. Якыннарының: “Китмә, китмә”, – диюләренә дә карамый. Февральдә китә, мартта хәбәрсез югала. Рания төрле җирләргә шалтырата, волонтерлар белән элемтәсен өзми. Ниһаять, алып кайтып, 25 августта җирлиләр.

       – Ике ел йөрдек, унике ел яшәдек. Ярты гомерем аның белән үтте, – диде хатыны Рания. –  Минем ышанычым, таянычым иде. 12, 8, 4 яшьлек өч балабыз бар. Өч бала белән кала ала иде. “Мин анда булырга тиеш”, – диде.

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре