erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүген Раниягә 8 март бүләге ясадык

Нинди генә бүләк әле!

Мондый бүләкне ишеткәнегез дә булмагандыр әле. Бу турыда язмыйча калып булмый. Күз алдына китерегез. 8 март алдыннан  кошелок белән акчагызны һәм паспортыгызны югалтасыз. Ә кошелок тулы акча. Бу югалту синең бөтен тынычлыгыңны ала. Хәл болай була. Арчадагы зур кибетләрнең берсендә (кибетнең исемен бик тә зйтәсе килә, ярамый, реклама була) эшләүче ханым миңа шалтыратты. Ул болай дип сөйләде: "Паспортыннан исем - фамилиясен карадым. Шундый кешене белмисезме сез, редакциядә эшләмиме ул, бездә паспорты белән кошелогын калдырган. Бик борчыла торгандыр инде". Юк шул редакциядә эшләми. Ярар белешеп карармын, дидем. Хезмәттәшем Рәзинәгә шалтыраттым. Таптык без ул кешене! Шулай итеп, бергәләшеп Раниягә 8 март бүләге ясадык. Шаккатмалы хәл, кибеттә ничек ул кошелокны алып чыгып китмәгәннәр! Һәм кибеттә эшләүче хезмәткәрләр дә кошелокны шыпырт кына кесәләренә тыгып куймаганнар. Аллаһы Тәгалә зурлар үзләрен. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Исән-сау булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре