erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Расип Нәбиуллин авыл халкы белән бер сулышта яши торган мулла иде

Мөрәле авылының патриоты Нәбиуллин Расип Нәҗип улы белән ярты гасырдан артык таныш икәнбез

Мин редакциядә эшли башлаганда ул үз авылларында бригадир иде. Бу вазыйфаны 24 ел башкарган икән.
“Моның кадәр эшли алган кеше юк иде, – ди аның якын дусты Исламгали Миңһаҗев. – Бер-ике ел эшләп карыйлар да, ташлыйлар. “Синең ничек шулай җайлы  бара?“ – дип үзеннән сораганым да булды. “Беренчедән, һәр кешенең кеше икәнлеген һәрвакыт истә тотарга кирәк. Икенчедән, халык белән аңлашып эшләргә“, – дигән иде. Расип бөтен мәсьәләне урында хәл итә иде, шуңа авыл халкы аны бик хөрмәт итте“.

Исламгали Миңһаҗев тагын бер вакыйга турында сөйләде: “Без колхоз идарәсендә белгечләр бер бүлмәдә утырабыз. Расип ай ахырында хезмәт хаклары турында наряд тапшырырга килә. Хатын-кызлар түбә көрәгән. “Бу синең бер генә түгел, 3-4 түбә кары“, – ди икътисадчы, сугыш ветераны Дәүләт абый. “Шунсыз акчалары чыкмый бит. Эшләгән кеше яшәрлек хезмәт хакы алырга тиеш. Монда ике генә юл бар: я арттырып язарга, я түләүне арттырырга“, – диде бригадир. Дәүләт абый да килешә аның белән, гомуми җыелышта бәяләр арттырыла. Расип Нәбиуллин үзе дә 5 ел икътисадчы булып эшли әле.

Чамалагансыздыр, мин бу кеше турында аның якын дусты, авылдашы Исламгали Миңһаҗев авызыннан  сөйләтәм. Кызганыч, бу якты кеше арабызда юк инде. Аның үлеме турындагы хәбәр үзебезнең гаиләдәге авыр югалту  көннәрендә килеп иреште. Моңа ышанып бетәсе дә килмәде. “Расип хәзрәт җомга  намазын үткәрде дә өенә кайтып китте, – ди Исламгали. – Шуннан соң ике атна авырып ятып китеп тә барды. Аяз көнне яшен суккандай булды инде бу. Соңгы юлга озатырга бик күп кеше килгән иде, авылның аның кадәр кеше күргәне булмагандыр“.

Расип Нәбиуллин 2005 елдан авылда имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Муллалар күп хәзер, әмма Расип хәзрәт кебекләре сирәктер. Бервакыт Мөрәле авылында ничә кеше яшәвен белергә кирәк булды. Моны белергә тиешле урынга шалтыратып карадым, әмма тиз генә җавап алып булмады. Тукта әле, мин әйтәм, Расип хәзрәткә шалтыратып карыйм әле. “Хәзер әйтәм, – диде ул. – Яз, 185 кеше яши (2022 ел иде бу) ир-атлар 87, хатын-кызлар 98, уртача яшьләре – 46,4, туучылар юк, үлүчеләр – 2...“

Расип хәзрәт әлеге һәм башка бик күп мәгълүматлар белән тулы кәгазь битләрен миңа да бирде. Ниләр генә юк анда: авыл кешеләренең (ир-атлар һәм хатын-кызларның) уртача гомер озынлыгы, намаз яшендәге кешеләр саны, җомга намазына йөрүчеләр саны, мәчеткә кергән акча, аның тиененә кадәр нәрсәгә тотылуы... 

Барысы 24 пункт. Эш планы да бар: клубта һәр чара алдыннан вәгазь сөйләү, 1 майда ике зиратта да өмә уздыру, Коръән укып дога кылу, 9 майда мәчет алдында митинг уздыру, сугышта катнашкан һәркемгә исемләп дога кылу, һәр җомга намазы алдыннан микрофоннан авылга ярты сәгать Коръән уку. Һәр елны чаңгы ярышы уздыру, көз көне ике зиратта да кабат өмә уздыру...

Расип хәзрәт редакциядә дә еш кунак иде. Баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин белән дә уртак телне тиз таптылар, икесе дә дин кешеләре. Бергәләп чәй эчәбез, рәхәт кенә әңгәмә корабыз. Расип хәзрәт безгә китабын да бүләк итте. Кем әйтмешли, катып калган дин кешесе түгел ул: шигырьләр яза, заманында үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашкан, бик матур җырлый. “Йөрмә инде сәхнәдә“ диючеләргә җавап“ дигән шигырен укып карыйк әле:
“Сакалларны селки-селки,
Йөрик әле бергәләп.
Ара-тирә дуслар белән
Сәхнәләргә менгәләп.
Сәхнә бит ул безнең өчен
Күңел юанычлары,
Карап утырган дусларның
Сөенеч-шатлыклары...“

Әнә шулай туган авылы халкы белән бергә, бер сулышта яши торган мулла иде Расип хәзрәт. Шигырьләренең исемнәренә генә күз салыгыз: “Мөрәлем“, “Туган ягым“, “Күкчә болыны“, “Урамда уйланулар“, “Авылга ни кирәк?“, “Туган авылга“, “Авылым чишмәсе“, “Бәрәңге утырту“, “Авылым Сабантуе“...

Гомере буе туган авылыннан аерылуны күз алдына да китермәгән кешенең күңеленнән ташып чыккан хисләр ул шигырьләрдә. “Туган авылга“ дигән шигырендәге: “Соңгы урыным туган авылым-ның зиратында урын алсачы. Шул зиратта авылыма карап таң атканда карап ятсамчы“, – дигән юллар аның үтәлгән васыяте кебек яңгырый.

Расип хәзрәт әлеге китабын “Яшәү яме“ дип атаган. Без үлсәк тә тормыш дәвам итә, дип әйтергә теләгәндер ул. Хатыны Фәнирә белән ата-ана горурланырлык дүрт ул һәм бер кыз үстерделәр. Разил туган авылында яши, укытучы, фермер, урак өстендә комбайнчы. Кызлары Рамия Сикертән мәктәбендә, Ранис Арчаның 6нчы мәктәбендә, Равил Казанда спорт институтында укыта, Фәнис Казанда банк өлкәсендә эшли. Күпме оныклар, дәвамчылар бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев