erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Равил Шәйхиев: “Соңгы җитәкчесе идем”

Равил Шәйхиев озак еллар башта Балтач, аннан Сурнар, Арча, Сөрде урманчылыкларында эшли.

Равил Шәйхиев 15 елдан артык типографияне җитәкли. “Соңгы җитәкчесе идем”, – ди.

Ул эшләгән вакытта хәрефләрне кул белән җыялар иде әле. Аннан газетаны типографиядә басалар. Бераздан редакция аны ризографта үзе чыгара башлады. 
Равил Шәйхиев озак еллар башта Балтач, аннан Сурнар, Арча, Сөрде урманчылыкларында эшли. 1980 елда Татарстан АССРның атказанган урманчысы исеменә лаек була. Шулай ун ел үтеп китә. Бу чорда ул урман продукциясе чыгара торган цехлар ача. Алар уңышлы гына эшләп китә. Ә Равил Шәйхиевны Арча КСМына җитәкче итеп җибәрәләр. 

– Фермалар төзергә материаллар әзерләдек, – диде ул. – Бик күп колхозлар килә иде. Ел саен берәр ферма төзиләр иде ул чакта. Хезмәткәрләр өчен фатирлар да күп төзеттем. Ихтирам да яуладым. 

Аннан типографиягә килә. Район башлыгы үзе аңа бу эшне тәкъдим итә. Риза була. Куркыбрак тотынса да, бик тиз үзләштереп ала эшне. Редакция коллективы белән дә уртак тел таба. 

– Бер оешма шикелле идек. Чәй эчәсе булса да, кунакка чакырсалар да, бергә булдык. Шулай дус һәм тату яшәдек, – диде ул эшләгән чорын исенә төшереп. – Типография ябылгач, мин аны үземә сатып алып калдым. Хәзерге вакытта бу бинага ире белән кызым Алсу җитәкчелек итә. Мин көчемнән килгәнчә аларга булышам. Әле дә сафта булуыма сөенәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев