Равия апа латинча укыган
Өлкәннәр ункөнлегенә
Өлкән кешеләр тыңлаучы булганда үзләренең тормыш юллары турында сөйләргә яраталар. 91 нче яше белән баручы Равия апа Шәфигуллина телефоннан шалтыратып: ”Сез шундамы, миңа латин алфавиты кирәк иде, музеегызда латин телендә язылган китаплар бармы?”, – дип сорады да, бераз вакыттан килеп тә җитте. Сөйләшүне дәвам итеп: “Мин Казиле мәктәбендә беренче, икенче классларны латинча укыдым. 1939 ел булса кирәк, безне хәзерге татар алфавиты белән укыта башладылар. Укытучылар да, үзебез дә бик азапландык, бик еш бутала идек. Рамил исемле классташым истә калган, укытучы диктант яздырганда латинча хәрефләрнең остенә татарчасын төзәтеп барган. Укытучы аның дәфтәрен күргәч, Рамил дәфтәреңне чуарлап бетергәнсең бит, дип кисәтте. Ул гомере буе Чуар Рамил кушаматы белән йөрде,” – дип сөйләде.
Фронтовик язучы Госман Бакировка багышланган экспозициядә латин телендә 1930-1935 елларда язылган “Беренче җиңү”, “Безнең рапорт”, “Башваткычлар” , “Сафа балалары” китапларын карагач, Равия апаның куанганын бернинди сүзләр белән дә аңлатып бетереп булмый. ”Госман абыйны бигрәк яраттым бит әле мин, ул да латинчаны әйбәт белгән икән, күп китаплар язган,”– дип шаяртып алды ул. Без аңа тел галиме, якташыбыз Хәй Хисмәтуллинның латин телендә 1932 елда чыккан “Дөрес язу күнегүләре”, 1941 елда басылган “Тыныш билгеләре буенча күнегүләр” китапларын күрсәттек. Үзебез дә Равия апаның белемен тикшереп карадык. “Әлифба” авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова төзегән латинча әлифбадан сүзләр укыттык. Үзенә дә латин алфавитының күчермәсен бүләк иттек. Равия апа латинча язуны кабат исенә төшереп үзенең туганына хат язарга уйлый икән. Олы яшьтә булуына карамастан үзенә максат куйган һәм шуны үтәргә тырышып йөргән кешенең гомере озын буладыр ул.
Шәфигулла Гарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев