Рәхәт тормыш туйдырган
Әллә нинди сәер кешеләр бар бу дөньяда.
Яңа танышым акчасын кая куярга белми, вакыт үтсенгә генә эшли һәм... безнең кебекләрнең тормышына кызыга.
Казанга электричкада студент чактан бирле барган юк иде. Дус хатыным әйдәләгәч, риза булдым. Тик үзе авырып калды.
Вагон буш диярлек. Ике башында ике ир-ат утыра. Мин уртагарак үттем. Бер тукталышта яхшы киенгән, бизәнгән-ясанган бик чибәр ханым керде. Нигәдер буш урыннарга түгел, минем каршыга килеп утырды. Күтәрелеп караган идем, бөтен тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды.
– Беренче тапкыр электричкага утырам. Үземнең машина кабынмады бүген. Мин сөйләшмичә түзә алмыйм. Руль артында булганда музыканы кабызам да кычкырып җырлап барам. Шулай күңеллерәк кебек, – диде ул.
Аның май кояшы кебек балкыган күзләренә, янып торган йөзенә карап елмаймый түзеп кала алмадым. Мин үзем дә сөйләшергә яратам. Шуңа бик тиз аралашып киттек. Дөресрәге, мин тыңлап тордым, ул сөйләде. Башта төрле темаларга сүз барды. Ашарга да “пешердек”, яшьлеккә дә әйләнеп кайттык, политика да читтә калмады. Тора-бара гаилә темасына тукталдык. Ул сөйли, мин нинди генә сәер кешеләр юк бу дөньяда, дип авызымны йома алмыйча шаккатып карап утырам.
– Ике тапкыр кияүдә булдым мин. Ике улым бар, икесе дә беренче иремнән. Икесе белән дә аерылдык. Балаларны ялгызым тәрбиялим, – ди.
– Кыендыр инде. Ике кеше эшләп торып та акча җиткереп булмый. Сезнең ике егет икән әле, – дип куйдым.
– Юк, бернинди авырлыгы да юк. Ике ирем дә ярдәм итеп тора. Акчалата да, әйбер белән дә. Ир көен көйләп торасы да юк, – дип сөйләп китте электричкадагы күршем минем шул сүзләрне генә көткәндәй. – Беренче ирем белән танышканда миңа унсигез генә яшь иде. Озак йөрмәдек, әти-әнинең ай-ваена да карамыйча өйләнешеп тә куйдык. Мин яшь булганга карап, аңа утыз биш инде. Тормышта урынын тапкан, үз бизнесы бар, акчасы күп, яхшы машинада йөри, хан сарае кебек өйдә яши. Яшь кызга тагын ни кирәк?! Юк, начар булды, дип әйтә алмыйм. Мине укытты, институт тәмамладым. Яхшы эшкә урнаштым. Рестораннарга йөртте, кочагы-кочагы белән чәчәген ташыды, чит илләргә кайчак елга өчәр тапкыр ял итәргә алып арды. Ике улыбыз туды. Аралары дүрт яшь. Алар өчен нишләргә белмәде. Спорт фанатларын күргәнегез бармы? Ул да балаларга карата нәкъ менә шундый булды.
– Алай булгач, нигә аерылдыгыз соң? Икенче хатын-кызлар белән йөрдемени?
– Улмы? Йөрде, ди. Миннән башка беркемне дә күрмәде ул. Миңа мондый бертөрле тормыш туйдырды. Яныңда гел селәгәйләрен агызып йөргән ир-атны күрү кызыкмы әллә? Аерылыштык. Мәсәкүгә китте. Өйләнеп анда яши. Балалары бар. Әмма улларын да тәэмин итеп тора. Көн саен рестораннан иртә, кич, көндез ашарга китерәләр. Минем әзерләнеп азапланган да юк. Акчасын җибәреп тора. Машина ватылды, дисәм, аны сата да, яңасын кайтара. Ишегалдыннан алып китеп, китереп кенә куялар. Түләүләр турында белмим дә мин. Олы улыма 16 яшь Хоккейчы. Чит илгә җибәрәм, ди. Икенчесе программист булырга тели. Репетиторлар белән шөгыльләнә. Күпме түлидер аларга, белмим. Аны да чит илгә укырга җибәрергә планлаштыра.
– Ә икенче иргә кияүгә кайчан чыктыгыз?
– Икенче ир коткарды инде мине аннан. Сөйкемле сөягем бармы инде минем, белмим, ул да нишләргә белми торды. Акча мулдан, нәрсә теләсәм, шуны алам, ни теләсәм, шуны эшлим, кая теләсәм, шунда барам. Малайлар өчен үлеп тора. Менә сез байларга рәхәт, дисез инде. Рәхәтенә чыдый алмый бу хатын, дип уйлыйсыз. Юк, андый “соры” тормыш та туйдыра. Юк, җитәр-җитмәс тормыш кирәк миңа, димим. Мин хәзер алай яши дә алмыйм. Кызыклы итеп яшисе килә. Тик ничек? Мин хәзер ирләрнең кубызына биеп кенә күнеккән, үзем нәрсәнедер үзгәртә алмыйм инде. Шунысы борчый.
– Бу ирегез белән дә аерылыштыгызмы?
– Әйе. Үземчә яшисем килә, дидем. Үзгәрергә теләдем. Тик, юк, ирек бирмиләр. Хәзер ике яклап ярдәм итеп торалар. Икенче ирем акчалата булыша. Кушылыйк, ди. Юк, җитте, миңа башка ир кеше кирәкми. Миңа акча да кирәк түгел, вакыт үткәрү өчен генә эшләп йөрим. Гади кешеләр белән аралашам, гади тормыш белән яшим. Шулай бик рәхәт миңа.
Ул Казанга килеп җитәрәк шалтыратып такси чакыртты, миннән берничә тукталыш алдан төшеп калды. Мин нәрсә дияргә белми аптырап телсез калып бик озак утырдым. Егерме мең сумга ай буе телне асылындырып чаба-чаба эшлибез, кибеттә тәмлерәк әйбергә кул үрелсә, башта кесәне капшап карыйбыз... Бу ханым акчасын кая куярга белми, вакыт үтсенгә генә эшли һәм... безнең кебекләрнең тормышына кызыга. Әмма алай яши алмый инде. Акча күп сарыф итәргә күнеккән. Әллә нинди сәер кешеләр бар бу дөньяда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев