«Рәхәтлекне укуда, спортта, файдалы шөгыльдә тап!»: Татарстанның баш психитар-наркологы белән әңгәмә
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Резедә Хаева күптән түгел турыдан-туры эфирда чыгыш ясады
Наркомания темасына файдалы сөйләшү булды ул. Хөрмәтле газета укучылар, белгеч чыгышын сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Татарстанда, бәхеткә, соңгы елларда һәм 2024 елда без наркотиклар куллануның кимүен күрәбез, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Резедә Хаева. – Әмма яшьләр арасында наркоманиянең күзәтелүе бу бәйлелекне булдырмый калу буенча ныграк эшләргә кирәклеген таләп итә. Күпләр наркомания безгә кагылмый, гаиләбездә, безнең тирәлектә аның булуы мөмкин түгел, дип уйлый. Ә, чынлыкта исә, бу тема, нинди гаилә булуына карамастан, теләсә кемгә кагылырга мөмкин.
Наркотик матдәләрне куллану күбесенчә яшьлек чорына туры килә. Доктор аның сәбәпләрен атап үтте. Наркотикларга бәйлелек эчке проблемалар, гаиләдә бер-береңне аңламау, каршылык, кычкырыш-бәхәсләрдән туарга мөмкин. Наркотик матдәләр белән кызыксыну да булуы ихтимал. Кайберәүләр тормышта бар нәрсәне дә татып карарга кирәк, наркотикны да бер тапкыр татып караудан зыян юк, дип уйлый. Моннан тыш дуслар арасында башкалардан аерылып тормас, ак карга булып күренмәс өчен психоактив матдәләрдән авыз итү очраклары да күзәтелә.
Алкоголь, никотин һәм наркотик матдәләр психоактив матдәләргә керә. Алар кешенең үзәк нерв системасына тәэсир итә һәм алар барысы да психоактив матдәләргә бәйлелек тудыра. Хәтта яңа наркотик матдәләр бер тапкыр кулланудан да бәйлелек тудырырга мөмкин.
“Теләсә кайсы психоактив матдәне куллану ул дофамин дәрәҗәсен, шатлык гармоннарын арттыра, нәтиҗәдә кешенең кәефе күтәрелә, аңа кызык, күңелле, һәм бу кешенең психикасында эз калдыра, – дип сөйли баш психиатр-нарколог Резедә Хаева. – Кайвакыт яңа наркотиклар кешедә мәңгегә эз калдыра. Һәм аны яңадан татып карыйсы килә башлый. Бу эйфория – рәхәт чигү халәтендә булу өчен тәмәкене ешрак тартасы килгән кебек монда да шундый ук күренеш күзәтелә. Кеше психоактив матдәләрне ешрак куллана башлый. Организмда бу физик бәйлелек катлаулы процесс, аңа керүе ансат, ә әлеге физиологик халәттән чыгуы авыр, дәвалануы кыен. Чөнки наркотиклар биохимик матдә, дофамин дәрәҗәсен, шатлык гармоннарын ясалма рәвештә көйләргә кирәк булачак.
Әйе, рәхәтлек артында... михнәт...
Баладагы үзгәрешләрне нинди билгеләрдән күрергә була? Иң беренче чиратта, баланың тәртибе, уку режимы үзгәрә, бала урамда билгесез компанияләрдә югалып тора, телефоннан кемнәрдер шалтырата һ.б. Баланың кем белән аралашканын әти-әни белеп торырга, бала белән сөйләшергә, үзгәрү сәбәпләрен ачыкларга тиеш.
«Барлык наркотик матдәләр дә кешенең сәламәтлегенә зыян салучы агу, – ди доктор. – Соңгы елларда җиңел наркотикларның пәйда булуы шулай ук җитди проблема. Алар бәйлелек тудырмый, зур зыян салмый, дип әйтелсә дә, чынлыкта исә, синтетик наркотиклар тагын да куркынычрак, чөнки ул матдәләр иң элек психика, логик фикерләү өлкәсендә үзгәрешләр китереп чыгара. Кешенең психикасы үзгәрә, анда төрле тормышка ашмастай идеяләр барлыкка килә, ниндидер төрле галлюцинация, уйдырмалар туа. Нәтиҗәдә ул психиатрия хастаханәсе клиентына әверелә. Яңа синтетик наркотикларның тагын куркынычы шунда – алар барлык органнарга да, психикага начар йогынты ясый. Кулланучылар үз-үзләренә кул салырга, төрле куркыныч хәлләр китереп чыгарырга мөмкин.
Үзләре кулланмыйча, акча эшләү өчен наркотик матдәләрне башкаларга сату белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Закон каты, алар җинаять җаваплылыгына тартыла. Әле яңа шундый очрак була, егеткә 18 яшь, ул хәтта наркотик матдәне үзе татып та карарга өлгерми, наркотик матдәләрне сатып, акча эшләргә уйлый. Зур дозага заказ бирә һәм нәтиҗәдә ул 6 елга хөкем ителә. Андыйларга закон каты».
Барлык наркотик матдәләр дә организмдагы тулы бер системаны, бигрәк тә баш миен, бавыр, бөерләр функциясен җимерүче агулы матдәләр. Сигарет тарту юлы белән наркотик матдәләрне кулланучыларда хроник гипоксия барлыкка килә, ягъни кислород җитми, хәтер, эшкә сәләт, игътибар кими, иң элек үзәк нерв системасына зыян килә. Баш мие гипоксиясе барлыкка килә, баш мие күзәнәкләре үлә. Наркотик матдәләрне артык кулланудан сулыш алуы, йөрәк эшчәнлеге тукталып, кеше үләргә мөмкин. Хәтта наркотик матдәләрне беренче кулланудан да кешенең гомере өзелүе бар. Ул бронхларга, үпкә системасына начар тәэсир итә.
Ничек дәваланырга?
“Мин бу өлкәдә, махсус дәүләт медицина хезмәтендә 30 елдан артыграк эшлим, безнең алкоголизм, наркомания, токсикомания авыруларын дәвалау буенча шактый зур тәҗрибә бар, – дип сөйләде доктор Резедә Хаева. – Татарстанда беренче тернәкләндерү үзәге 1999 елда барлыкка килде. Без Россиядә иң беренчеләрдән булып наркоманиягә бәйле авыруларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә башладык. Күпләр бу халәттән ансат кына чыгып була, дип уйлый. Әмма башка кереп оялаган наркомания эзе алай ансат кына бетми, ул “рәхәт” халәтне яңадан кабатлыйсы килүне бетерү өчен тернәкләнү узарга кирәк. Яктылык күренә башлауга авыру белән психологлар эшли башлый. Авырулар стационар шартларда тернәкләнү узалар. Моннан тыш пациент амбулатория шартларында тернәкләнү уза. Пациентлар бушка дәвалана. Алар белән психолог, психотерапевтлар, наркологлар эшли. Кешенең дәваланырга, үзгәрергә, гаиләсенә булышырга үзенең теләге булырга тиеш. Берәүне дә көчләп дәвалап булмый. Безнең Казандагы республиканың клиник наркологик диспансерында (Сеченов урамы, 6нчы йорт) белгечләр бушка кабул итә. Наркология хезмәтеннән куркырга кирәкми.
Сак булырга кирәк. Рәхәтлекне, күңел күтәренкелеген укуда, спортта, файдалы шөгыльдә (хуҗалык эшләре һ.б.), яхшы иптәшләр белән аралашуда тап!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев