erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район җитәкчелеге үзе үрнәк күрсәтә

Нинди матур кояшлы көн! Табигатькә чыгасы, чишмәләргә барасы, тарихи сукмаклардан йөрисе килә...

 Район хакимиятендә эшләүчеләр район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гарифҗанов җитәкчелегендә Тукайны өйрәнергә,  Тукай сукмаклары буйлап йөрергә матур көнне сайлаган. Хәер көнгә ышанып булмый. Кичтән кояшлы булса, иртән яңгыр яварга мөмкин. Бәхетләре -- бүген иртәдән көн матур. 

Кушлавыч авылында бөек шагыйребез Габдулла Тукай музей--йорты янына җыелдылар. Анда музей мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина көтеп тора иде инде. Йорт янында бергәләп фотога төшкәннән соң музей-йортта сәяхәт кылдылар. Ләйлә ханым Тукай тормышы турында кызыклы һәм гыйбрәтле итеп сөйләде. Тукай язмышы турында дулкынланмыйча тыңлап булмый иде. Хәтта Ләйлә ханымның үзенең дә нәни Габдулланың мәрхүм әнисе җеназасы артыннан  елый--елый ачыргаланып: "Әнкәйне алып китмәгез" -- дип йөгерүен сөйләгәндә күзләре яшьләнде. Әтисе үлгәч, муллага кияүгә чыккан Габдулланың әнисе 26 яшендә эченнән кан китү авыруыннан вафат була. 3 яшь тә 9 ай булганда Габдулла тома ятим кала. «Әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганмын. Сасна мулласы өенә сыймаганга, ул мулла мине бабайга кайтарып биргән» -- дип яза шагыйрь.

...Урамга чыктык. "Мулла чишмәсенә" юл тоттык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мулла чишмәсе электән халыкны үзенең тәмле суы белән сыйлап торган. Габдулла Тукай үзе дә шушы чишмә суын эчкән. Ә чишмә Тукайның бабасы Мөхәммәтгалим йортыннан ерак түгел урнашкан. Озак еллар чишмәне Мөхәммәтгалим мулла карап торган. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә, әнисенең әтисе Зиннәтулла мулла да шушы чишмәнең суын эчкән. Тукай үзе дә шушы чишмә яныннан Уральскига чыгып киткән, армиягә алынганда да чишмә янына тукталган, диләр. Узган ел "Таттелеком" җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән чишмә өр--яңадан төзекләндерелде.

Сәяхәтчеләр чишмә яныда тукталып, чишмәнең суын эчеп, хәл алганнан соң Субаш Атыга таба юлны дәвам иттеләр. Субаш Атыдан -- Өчилегә, аннан Тукай Кырлайга! Үтәсе юл озын, 30 километрлап. Хәерле юл телик үзләренә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X