erid:2VtzquqpS7d
Район хуҗалыкларындагы сиптергечләрнең әзерлеген кабул итү булды
Арча яңалыклары

Район хуҗалыкларындагы сиптергечләрнең әзерлеген кабул итү булды

Әзерлек яхшы

29 апрельдә район хуҗалыкларындагы сиптергечләрнең әзерлеген кабул итү булды.

Махсус комиссия һәр сиптергечнең әзерлеген тикшереп чыкты һәм җиңүчеләрне билгеләде. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.

Тагылма сиптергечләр арасында “Ватан” хуҗалыгыннан Инсаф Сәгыйтьҗанов һәм Илфар Сабиров беренчелекне яулады. “Кызыл Яр” ширкәтеннән Илдус Шәрипов – икенче, “Тукай” ширкәтеннән Илнар Вәлиуллин, “Ашытбаш”тан Равил Ибраһимов өченче урында.

Үзйөрешле сиптергечләр арасында “Кырлай” ширкәтеннән Айрат Сафин беренче булды. “Игенче”дән Садыйр Әхмәтҗанов – икенче, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтекннән Азат Гыйниятов, “Курса МТСы”ннан Радик Миңһаҗев өченче урында.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев