erid:2VtzquqpS7d
Райондашларыбызның хезмәте бәяләнде
Арча яңалыклары

Райондашларыбызның хезмәте бәяләнде

Хезмәтләре хөрмәткә лаек райондашларыбызга Рәхмәт хаты һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Арча муниципаль район башкарма комитеты аппаратының оештыру-гомуми бүлеге җитәкчесе Фәйзрахманова Эльвира Минзаһит кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге хезмәтләре, озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Арча муниципаль район башкарма комитеты  аппаратының бухгалтер исәбе һәм хисабы буенча бүлеге баш белгече Гыйззәтова Миләүшә Алис кызы,

архив эшләренең исәбе һәм алып бару буенча баш белгече Халикова Ләйлә Илгиз кызы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр” ассоциациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев