Репрессия елларындагы балачак
30 октябрь – гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган яки алып кителеп юк ителгәннәрне искә алу көне. Репрессия корбаннарын искә алу 1991 елдан бирле билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшеткеч вакыйга булып уелып калган репрессия еллары бүген дә кайберәүләрнең күңелендә саклана.
Яңа Кенәр авылында гомер итүче Фәүзия Сәмигуллина шундыйларның берсе. Көтмәгәндә әтисен алып киткәндә аңа нибары өч яшь була. Әлеге вакыйгадан соң 90 ел гомер узса да, койма ярыгыннан әтисенең киткәнен карап калганын хәтерли ул. Тик ул вакытта аның башка әйләнеп кайтмаячагын күз алдына да китерми кызчык. “1931 елда әтине Себергә алып киткәннәр. Урта хәлле крестьян булган инде ул үзе. Әни белән без алты бала калганбыз. Иң кечкенәбезгә өч ай булган. Ул елларны бик яхшы хәтерләмәсәм дә, ниндидер кешеләр килеп әтине алып киткәннәре истә. Өч яшемдәге шул мизгелне бик яхшы хәтерлим”, – дип хатирәләрен барлады Фәүзия ханым. Бер елдан Миннегали абыйны гаепсез дип кире кайтаралар. Тик юлда ул каты авырудан үлеп кала. Күмгән җиреннән гаиләсенә хат кына җибәрәләр.
“Репрессия елларының бик авыр булганын беләм, үзем кечкенә булгач барын да хәтерләмәсәм дә, – дип дәвам итте Фәүзия апа. – Ул вакытта бик күп кешеләрне бер гаепсезгә гаепләп алып киткәннәр. Безнең күршедә бик күп сөйләшә торган Шакирҗан абый бар иде. Аны төнлә урладылар. Кая киткәнен беркем дә белми калды. Авылыбызда әнә шулай юкка чыккан кешеләр күп булды”.
Репрессия елларында бер гаепсез кешеләргә “Халык дошманы” исеме тагылган. Халыкның барлык катламнары “чистарту”га дучар ителгән. Ул елларда кечкенә бала булуына карамастан, хәтеренә уелып калган авыр мизгелләрне күз яшьләре аша искә ала Фәүзия апа.
Бөек Ватан сугышы елларыннан соң, Мөслим районында туып-үскән Фәүзия, Минзәлә техникумын тәмамлагач, Арча якларына зоотехник итеп җибәрелә. Озакламый районда җаваплы урыннарда эшләүче, райондашлар арасында хөрмәт казанган Гаптелмән Сәмигуллин белән гаилә коралар. Өйләнешкәч Алтайга күчеп китсәләр дә, ике елдан кире Яңа Кенәр авылына кайтып төпләнә яшь гаилә. Балаларын югалту, янгыннан соң йорт-җирсез калып, барын да өр-яңадан торгызу – тормышларындагы иң авыр вакытлары була. Тик ир белән хатын, бар авырлыкларны җиңеп, иңне-иңгә куеп 65 ел тигез гомер итәләр. Мөршидә һәм Зөлфия исемле ике кыз үстерәләр. Бүген алар үз гаиләләре белән берсе Мәскәүдә, берсе Яңа Кенәрдә яши. Фәүзия апаның ялгыз калганына өч ел. “Гаптелмәнне бик сагынам. Матур, бәхетле гомер иттек, начар яшәмәдек Аллаһка шөкер”, – дип моңсуланып алды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев