Реклама
Арча яңалыклары
https://youtu.be/5ucI10kqqgA
Республикада беренче булып Ленинны уйнаган (+видео)
“Моннан 60 ел элек 24 яшемдә иң беренче булып сәхнәдә Рамай ролен мин башкардым”
Арчадагы инвалидлар һәм өлкәннәр интернат-йорты ишеге бу көннәрдә ябылып тормады. Күңеле изгелектә булган һәр кеше анда яшәүчеләрнең хәлләрен белде, аларга кечкенә генә булса да йөрәк җылысын бирергә, ярдәмен күрсәтергә, күңелләрен күрергә тырышты.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер, халык театрлары үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхес, республикада беренче булып Ленин образын иҗат иткән артист Камил Саттаров хәзерге вакытта инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йортта тәрбияләнә. “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары аның янына барып, туган көне белән котладылар, Илдус Хәбибуллин белән Динар Бариев ул яраткан “Рамай” җырын башкардылар. “Моннан 60 ел элек 24 яшемдә иң беренче булып сәхнәдә Рамай ролен мин башкардым”, – диде Камил Саттаров үзен зурлауларына күңеле булып һәм рәхмәт йөзеннән үзе иҗат иткән шигырен сөйләде.
Шул ук көнне бирегә блогерлар ассоциациясеннән һәм “Татарстан” журналыннан да килгәннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

Оставляйте реакции
https://youtu.be/82rimVGfCbA
Нет комментариев