Республикада сәгать поясын үзгәртү турында референдум үткәрергә тәкъдим иттеләр
«Бу мәсьәлә буенча халык фикерен белергә кирәк. Бәлки, вакытны ике сәгатькә алга җибәрергә дә мөмкин».
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Яһудин халык референдумы уздырырга тәкъдим белән чыкты. Ул бу фикерен парламентның 20нче утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ» мәгьлумат агентлыгы.
— Бу мәсьәлә буенча халык фикерен белергә кирәк. Бәлки, вакытны ике сәгатькә алга җибәрергә дә мөмкин, — диде депутат.
Аның сүзләренчә, Татарстан Мәскәү вакыты белән яши, ә бу күрше төбәкләр белән транспорт, икътисад һәм кеше элемтәләрендә уңайсызлыклар тудыра.
— Вакытны күчерү Татарстанга ел саен 140 млн киловатт-сәгатькә кадәр электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Потенциаль экономия йөзләгән миллион сумнан, кайбер сценарийлар буенча, якынча бер миллиард сумга кадәр җитә ала. Бу бердәнбер критерий түгел, әлбәттә, ләкин конкрет нәтиҗә турында сөйләргә мөмкинлек бирә торган күрсәткеч, — дип ассызыклады ул.
Тулырак: "Сарман"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев