erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Республикада санаулы гына талкыш кәләвә пешерүчеләрнең берсе Арча районында яши

Мөндештә яшәүче Сәлаховлар гаиләсе яшьләр өчен чыккан программаларга рәхмәтле.

Соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан яңа туган балаларга, яшь әниләргә карата игътибар артуы сизелә. Бу аеруча гаилә өчен мөһим булган акча түләү мәсьәләсенә бәйле.

Дәүләт акчасына ия булган яшь әти-әниләрнең кайсысы белән генә сөйләшсәң дә, берсе дә канәгатьсезлеген белдерми, дәүләтнең яшь гаиләләргә йөз белән борылуына рәхмәтен генә җиткерә.

 

 

Мөндештә яшәүче Сәлаховлар гаиләсе яшьләр өчен чыккан программаларга рәхмәтле. Зөһрә белән Рамилнең гаилә корып яши башлавына августта 4 ел була. Гаиләнең бәхете булып, әти-әнисен, әбисен куандырып 1 яшь тә 4 айлык Данир үсеп килә. “Бала тугач ай саен 8900 сум түләнсә, быел түләү арткач 9300 сум ала башладык. Хөкүмәтнең яшь гаиләләр өчен чыккан программаларына бик шат без. Ул акча безнең гаилә өчен бик зур ярдәм. Ай саен көнен авыштырмыйча күчкәч, аласы әйберләрне, гаилә бюджетын планлаштырганда да ышанычлы. Акча улыбызга өч яшь тулганчы түләнәчәк”, — ди Зөһрә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рамил белән гаилә корганчы Казандагы эшен яратып эшләгән, хезмәте официант буларак чит илләргә чыгу белән бәйле булса да, тормыш итү, балаларын үстерү өчен кыз авыл җирен сайлый — Пүчинкә-Поник кызы Мөндешкә килен булып төшеп, шунда төпләнеп яши башлый. Гаилә башлыгы Рамил Арчада җәмәгатьчелек судьясының ярдәмчесе булып эшли, Зөһрә декрет ялында. Ялга чыкканчы Арчада Рәзинә Гарифуллинада тортлар пешергән. Декретта булса да тыныч кына тора алмый күңеле, гел ниндидер яңалык эзләргә омтыла. Узган ел ахырында, талкыш кәләвә пешереп карарга уйлый ул. Рамиле әлеге нәзберек ризыкның җиренә җиткереп пешереләчәгенә шикләнеп торса да, Зөһрә үзендә бер көч сизеп тәвәккәлли. Һәм беренче тапкыр пешергәндә үк ризыгы уңа аның. Шул көннән алар гаиләсендә “талкыш кәләвә” этабы башлана. Башта затлы ризык күчтәнәчкә дусларга, туганнарга китә. Күпмедер вакыттан аны күрше-тирә күчтәнәчкә ташый башлый. Һәм Зөһрәнең осталыгы, уңган дигән даны Арча районына гына түгел, Балтач, Теләче, Саба, Биектау районнарына, Казанга кадәр барып җитә. Инде үзмәшгуль булып теркәлми чара калмый. Бүгенге көндә Зөһрә Сәлахованың талкыш кәләвәсенә сорау зур, аны Арча районы кибетләреннән дә сатып алырга мөмкин, ярминкәләрдә ул үзе дә сатып алучылары белән күзгә-күз очрашып, ризыгын тәкъдим итә. Зөһрәнең үзе нәзберек, үзе затлы ризыкны пешерү сәләте алар гаиләсенә эшне башлаган мәлдә үк ярдәмче була: күңеленә тынычлык та таба, гаилә бюджетына керем дә. Декрет акчасына талкыш кәләвә китергән табыш бик кулай керем. Шулай ук терлек тә асрыйлар, кош-корт үстерәләр. “Пешерә башлаган вакытым Рамилгә инфаркт булып авыр көннәр кичергән чакка туры килде. Аллага шөкер, бүген авырлыклар артта калып бара. Форстаннан файдаланып, ак халат ияләренә рәхмәт җиткерәсем килә. Рамилне Арча үзәк хастаханәсенә алып килгәч, ул сменада эшләүчеләр һәммәсе ярдәмгә ашыкты. Аеруча Ринат Урмановка зур рәхмәт. 40 минутта Казанга алып барып җиткереп, гомерен саклап калдылар”, — ди Зөһрә.

  Соңгы вакытта гел өйрәнүдә, эзләнүдә үзе, күргәзмәләргә, семинарларга йөри. Күптән түгел Шәмәрдәндә үзмәшгуль булып эшләүче кызлар белән җыелышып күргәзмә оештырганнар, анда үз тәҗрибәсен уртаклашкан Зөһрә Сәлахова. Киләчәктә Арчада да шундый күргәзмә оештырырга ниятли.

Үзенең уңышларында, хезмәтендә Зөһрә кайнанасы Равия ханымга бик рәхмәтле. Әңгәмә барышында да “әни” дигән сүзне теленнән төшермәде. “Ул булмаса, без берни эшли алмыйбыз. Улымны карауда төп терәгебез ул. Без әниле-кызлы кебек тату яшибез. Мин хыялларымны, серләремне, борчуларымны да иң элек аның белән бүлешәм. Әни тормышта күп хәсрәтләр күргән, олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше. Аның белән сөйләшкәч, бөтен проблемаларга да чишелеш табыла. Аллаһы Тәгаләдән һәммәбезгә исәнлек, сәламәтлек сорыйм”, — ди Зөһрә.

Сер итеп кенә, тагын бер игелекле эше бар әле аның: социаль челтәрләрдә талкыш кәләвә сату буенча акция уздырып, акчасын авыру балаларга күчерә. Яңа елга бүләк итеп Мөндештә, Пүчинкә-Поникта инвалид балаларга өләшкән, өлкәннәр һәм инвалидлар йортына илткән. “Эшемдә Рамил зур ярдәмчем”, — ди тырыш ханым. Булдыклы, тормыш алга барсын дип тырышкан, изге, киң күңелле хатынны кайсы ир, кайсы кайнана хөрмәт итмәс икән?!

Розалия Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X