erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Риман Гыйлемханов: «Монда минем рухи бишегем»

Якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай мирасын саклау һәм үстерү фонды рәисе, “Ватаным Татарстан“ газетасы журналисты Риман Гыйлемхановның юбилеена багышлап Арчада үткәрелгән искиткеч матур кичә турында язманы Татарстан халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров сүзләреннән башлыйсы килә.

– Дөньяда Арча җирлеге кадәр күренекле кешеләр биргән башка төбәк юк! – диде ул. – Аның һәр сантиметрында талант үсеп чыккан. Риманның әдәбиятка килүе дә юкка түгел. Без аның белән университетта бергә укыдык, туган авылы Субаш Атыга да кайта идек. Әтисе Солтан абыйны, әнисе Дания апаны күреп белә идем. Әнисе Г.Тукайның туганы, әтисе Солтан абый шагыйрь, китаплары чыккан. Икесе дә педагоглар. Риман шундый йортта кулына ничек каләм алмасын! Бүген дә бал корты кебек эшли ул. Кулына таяк тотып йөри башлагач тагын да күбрәк йөри башлады...

Арча үз талантларын барлый, хөрмәтли, бүгенге кичә дә шуның ачык мисалы. Әлеге кичәне уздыру тарихы үзе дә кызыклы. Юбилей җитәр алдыннан Риман миңа телефоннан шалтыраткан иде. Без аның белән күптәнге танышлар, кем әйтмешли, “җеннәребез“ туры килә. “Ватаным Татарстан“ны кулга алуга мин Риман Гыйлемханов, Рәшит Фәтхрахманов язмаларын эзләп алам. Якташлар булган өчен генә түгел. Туфан Миңнуллин да: “Риманның язмаларының һәммәсендә “маймылы“ була“, – дигән бит. Гади, кызыклы, мавыктыргыч, аңлаешлы, үтемле итеп яза Риман. Арчага кайтканда бергәләп сәяхәткә чыгабыз, үзе үз машинасында рульдә булыр, еш кына язма геройларын да бергәләп табабыз. Бәйрәмнәр белән котлап, болай хәлне белер өчен генә дә шалтырата. 

– Зурлап үткәрмәскә дигән уйда идем, – диде ул бер шалтыратуында. – Мөхәрриребез  Гөлнара Ильясовна: “Ничек инде алай була алсын, Арчада зурлап үткәрәбез!“ – диде. – Җитәкчегә каршы килә алмадым инде, тик мине мактауга гына әйләнеп калмасын иде, дидем“.

Кичәне бик матур итеп алып баручыларның берсе Рамил Мөхетдинов юбилярның бу теләген дә искә алып: “Риман әфәнде бик тыйнак кеше, “Мин артык мактаудан оялам, йөзләрем кызара“, – дияргә ярата. Бүгенге кичәне дә ул хатирәләрне яңартып, бер сөйләшеп утыру итеп күзаллавын әйтте. Тик бүгенге юбилей кичәсендә мактаулар булмый калмас!“ – диде.

– Риман абый республика дәрәҗәсендә танылган, бик мактаулы, чын кеше! – дип башлады сүзен район башлыгы Илшат Нуриев. – Мин кешенең тормышы – зур проект дип уйлыйм. Һәр кеше аны үзенчә тормышка ашыра. Риман абый бу яктан бик бәхетле кеше. Мин аның белән сирәк очрашам, әмма озаклап сөйләшәбез. Халык өчен янып, татар милләте турында кайгыртып, район өчен янып яши торган  якташыбыз ул.

“Татмедиа“ матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов: “Без Риман абый белән почти якташлар, – диде. – Минем әни Субаш Атыдан ерак булмаган Югары Аты авылыннан. Риман абыйның әтисе Солтан абыйны да бик  зыялы кеше иде, дип сөйлиләр. Ул мәктәп директоры булган, кешегә авыр сүз әйтә белмәгән. Нәрсәдер килеп чыкканда: “Их, чибәр егет, Мостафа!“ – дия торган булган. Бу сүзнең нәрсә аңлатканын аңлап бетермәсәләр дә, башка андый ялгышлык кабатланмаган. “Ватаным Татарстан“да эшләгән вакытымда Риман абыйның да берәүгә дә авыр сүз әйткәне булмады, ул аңлатуның башка юлларын куллана иде. Тере легенда инде ул, һәр  кешене үз итә белә. Сәер гадәтләре  бар, җырлап җибәрә. Башка кешеләргә охшамаган, шуның өчен яратабыз да аны. Редакция коллективында өч буын булуы үзе бәхет, татар матбугатының традицияләре буыннан буынга тапшырылып килә“.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал Риман Гыйлемхановны итагатьле, гаять сабыр кеше дип бәяләде, моны мисаллар белән дәлилләде.

Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева: “Риман абый туган ягы белән элемтәне өзми, авылына еш кайта, без аны бик яратабыз“, – диде.
 – Риман мине әйдә, әйдә диеп сәхнәгә алып чыккан кеше, – диде  язучы-сатирик, автор-башкаручы Алмаз Хәмзин. Риман белән бергәләп концертлар куеп йөргән вакытларны, кызык-лы вакыйгаларны бергәләп искә алдылар.

Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров: “Аллаһы Тәгалә кешене җир йөзенә ниндидер миссия башкару өчен китерә, – диде. – Журналистика Риман абый өчен яшәү рәвеше, диагностика. Без аның белән “Татарстан яшьләре“ндә, аннан соң “Ватаным Татарстан“да озак еллар бергә эшләдек. Укучыга бүген затлы сүз кирәк, аңа ихтыяҗ зуррак. Риман абый сүзен үлчәп сөйли, гаиләдәге бабай шикелле абруйга ия“.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Ватаным Татарстан“ газетасы мөхәррире урынбасары Зөлфия Хәлиуллина: “Кешене туган җирендә шулай хөрмәтләүләре – зур бәхет. Район җитәкчесе Илшат Габделфәртовичка зур рәхмәт. Риман абыйны коллектив та, газета укучылар да бик ярата. 50 ел шушы хезмәткә тугрылык-лы кеше, ул безгә бик кирәк“, – диде.
Мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов үзе дә татар матбугатында легендар шәхес. “Университетны тәмамлагач мин  шушы газетага эшкә  килдем һәм аннан беркая да киткәнем булмады, – дип сүзен башлап, Риман Гыйлемханов турындагы истәлекләре белән уртаклашты: “Без бер факультетта укыдык. “Коллективта, яшьләр дә, өлкәннәр дә булу – иң зур бәхет“.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәт Риман Гыйлемхановны 1976 елдан телестудиядә эшләгән вакытыннан беләм, дип сөйләде. “Җор телле, тыйнак кына кеше. Аннан газетада эшли башлады, ә мин бик игътибарлы укучы.  Бер сулыштан укыла торган, күңелгә ятышлы, күңелгә керә торган әйберләр яза бу. Аннан соң күрешеп танышырга туры килде, дуслар булып яшибез.

“Казан утлары“ журналының баш мөхәррире, якташыбыз Рөстәм Галиуллин: “Мин мәктәптә укыганда ук 120 мең тиражы булган, “Татарстан яшьләре“ газетасында Риман Гыйлемханов язмаларын шаккатып укый идем, – дип сөйләде. – Ул язмаларында безнең Наласа авылыннан ерак булмаган Субаш Аты авылының теге башында яшәгән фәлән абыйның, бу башында яшәгән фәлән апаның сүзләрен китерә, мин андый акыллы кешеләр ничек Субаш Атыда гына икән, дип аптырый идем. Мотоцикл-га утырып шул авылга барасым да килде. Үзем редакциядә эшли башлагач кына андый кешеләрнең һәр авылда бар икәнлегенә төшендем“.

– Риман ага Салават Фәтхетдиновны да беренче тапкыр сәхнәгә чыгарган кеше! – дип таныштыруын дәвам итә алып баручы.

– Сәхнәгә түгел, беренче тапкыр телевидениегә, – дип төзәтә аны Риман дус. – Очрашканда ул бу турыда үзе дә әйтми калмый.
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә“ дигән җырны кем генә белми?  Ә аны русчадан татарчага тәрҗемә итүченең Риман Гыйлемханов икәнлеген шушы кичәдә белдем.

Күпме очрашып, сөйләшеп торабыз, берәү булса күкрәк сугып мактаныр иде. Ә ул – ләм-мим! Мин үзем дә яратып тыңлыйм бу җырны, безнең оныкларга нинди бүләк ясаган, Риманыбыз! Әсхәт Хисмәт шундый матур итеп җырлап та күрсәтте әле!

Җыр дигәннән, кичәдә яңгыраган җырлар да күңел кылларына тиярлек иде. Риман Гыйлемханов, Алмаз Хәмзин, Әсхәт Хисмәт “Арча“ җырын бергәләп башкардылар. Арчаның үз сандугачлары Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина, Дамир Гасыймов, гармунчылар чыгышы матур бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

Арча районы 2023 елда республиканың мәдәни башкаласы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Район башлыгы Илшат Нуриев әлеге исемне алу зур дәрәҗә, әмма аны саклап калу өчен тагын да тырышырга кирәк, дип искәртеп тора. Әлеге матур кичә дә шул юнәлештәге бер гамәл.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев