erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үрнәк авыл җирлегендә үзара салым акчасына эшләнгән эшләр күз алдында

Бу атнада үзара салым акчасы җыю буенча Үрнәк авыл җирлегендә референдум узачак. Моңа кадәр җирлектә яшәүче халык әлеге мәсьәләгә битараф калмыйча, бердәм булып катнаша, үзара салым акчасын да үзебез өчен дип җыя торган иде, быел да шулай булыр дип өметләнә җитәкчелек.

6 ел дәвам итүче, җыелган акчалар дәүләт программасы ярдәмендә дүрт тапкыр арттырылып кайта торган үзара салымны беренче елларда 100 сумнан башлап, соңгы елларда 500әр сум итеп җыйсалар, быел ул сумманы 300 сум итеп билгеләгәннәр. Акчаларның авыллар өчен тотылганлыгы халыкның күз алдында. Үрнәк авыл җирлегенә 16 авыл керә. Кайсы зур, кайсы кечкенә. Билгеле инде, кечкенә авылдан сумма әз җыела. Шулай да, җыелган акчаны һәр авылның үз чыгымнарына тотарга тырышалар.

 “2018 елда 1 млн. 200 мең сумнан артык акча җыелган иде, шул 5 млн. сумга якын булып әйләнеп кайтты”, — дип эшләнгән эшләргә халыкның канәгать булуына куанычын яшерми җирлек башлыгы Илгиз Камалетдинов. Хәер, халык арасында да төрлесе бар, кемдер рәхмәт укып туя алмаса, кемдер, безнең урамга юл булмады, дип ямьсез сүзләр белән әрләргә дә уңайсызланмый җитәкчене. Күлтәстә яшәүче Рузия Кәлимуллина рәхмәтен авыл халкы исеменнән җиткерде. “Миңа 73 яшь инде. Гомерем буе Күлтәстә яшәгән кеше. Юлсызлыктан җәфаланып яшәдек. Авылда озынлыгы берәр чакрым чамасы булган өч урам бар, шул урамның һәрберсенә таш салып чыктылар. Авыл халкы җитәкчелеккә чиксез рәхмәтле. Кыш буе я авыл җирлеге, я ширкәт тракторы белән юлны кардан чистарталар, хәзер ел әйләнәсе балалар машина белән капка төбенә кадәр кайта ала. Их, без яшь чакта булмады бу юллар...”, — дип уфтанып та алды.     

 Җирлек башлыгы Илгиз Камалетдинов белән узган ел җыелган акчаларга башкарылган эшләрне карап йөрдек. Күптән түгел генә Үрнәк зиратының коймаларын тотып, капка эшләтеп куйганнар, чүп ташлау өчен махсус савытлар да бар. “Материалларын гына алып кайтып бирдек тә, авыл имамы эшне үзе оештырып, башкарып чыктылар. Югары Пошалым зираты белән дә шулай булды, авыл халкы бердәм булып эшләде, — ди башлык. — Быел үзара салым акчасына Бимәр зиратын да яңарта алдык. Авылда җәйләрен берничә генә гаилә яшәсә дә, тамырлары шуннан булган авылдашлардан ярдәм сорап гел язалар иде. Быел зиратны койма белән әйләндереп алып, капкасын эшләттек, каршысына ял итәр өчен түбәле урын, эш кораллары өчен махсус алачык ясаттык”, — дип эшләрен дәлилләп фотосурәтләр күрсәтә.

Соңгы елларда Үрнәктә күп эш башкарылган: урамнарга, тыкрыкларга, зиратка кадәр юлларга таш салынган, 3 янгын гидранты булдырылган, 2 чишмәгә алачык, баскычлар эшләнгән, урам утлары куелган. Чишмә дигәннән, Кече Төрнәле, Алга Көек авылларындагы чишмәләр каралган. “Казанбашта 2 чишмә яңартылды, берсе чүпләр җыелып, авылның икенче ягына су килми башлаган иде, ул чистартып яңартылды. Урам юлларына таш салынды. Юл өчен бигрәк тә Азин урамында яшәүчеләр рәхмәтле”, — ди Илгиз Рафаэль улы.  Әле тагын авылларга барлыгы 7 янгын гидранты куелганлыгын, 10 мотопомпа алынганлыгын, һәр авылдагы урам утын, Сурнарга су кертүләрен, Казанка урамына таш салынганлыгын, Алга Көектә, Күлтәстә, Урта Пошалымда, Иске Төрнәледә зиратларның каралуын  һ.б. санап китсәң...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

6 ел эчендә үзара салым акчасына эшләнгән эшләрнең барысы да түгел әле болар, һәр авылда ни эшләнгәнен саный китсәң, күпкә җыела. Халык бердәм булып ышаныч күрсәтеп, киләчәктә дә әлеге программада катнашса, авылларның яшәеше тагын да күркәмләнеп китәр, уңай шартлар артыр иде.    

1 декабрьдә Үрнәк авыл җирлеге 16 авыл халкын үзара салым акчасын җыярга риза яки каршы дип тавыш бирергә көтеп кала.

Розалия Зиннәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X