erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия чемпионатында Фаяз – өченче!

Татарстан – беренче! Чемпионнар һәм катнашучылар буенча да!

Казанда татарча көрәш буенча Россия чемпионаты булды. Ярышта Россиянең 34 төбәгеннән 200ләп көрәшче катнашты.

Чемпионатның тантаналы өлешендә Россиянең көрәш федерациясе вице-президенты Равил Нагуманов, олимпия уеннарының бронза призчысы Марид Муталимов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Ярышларның финал өлешендә Ульяновск, Төмән, Чиләбе, Ярославль, Самара, Пенза, Свердловск, Оренбург, Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Чувашстан, Пермь, Камчатка, Краснодар, Ханты-Мансийск, Санкт-Петербург һәм Мәскәү көрәшчеләре бил алышты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия чемпионатында Наласа егете, көрәшче Фаяз Зарипов та катнашты. Ул 3нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Фаяз Зарипов: “Күптән түгел Санкт-Петербургта шәһәр беренчелегенә ярышка барып кайттым, – дип сөйләде. – Анда җиңүләр яулап, бу юлы Татарстанда Россия чемпионатында катнаштым. Көчле көрәшчеләр җыелган иде. 90 кг авырлыктагылар белән бил алыштым. Минем өчен авыр ярыш булды дип әйтә алмыйм”. Сүзне шушы Россия чемпионатында хөкемдарлык иткән Россия категориясендәге судья Илшат Фазылҗанов дәвам итте: “Фаяз Россия чемпионатында Арчадан берүзе катнашты. Тренеры – Илшат Һидиятов. Ул да ярышны карады. Фаязның әзерлеге яхшы иде. Ул тимер-томыр кабул итү ширкәтендә эшли. Эшкә иртүк килә. Һәм аның эше – тимер-томырны күтәрү-төшерү, ыргыту – көрәш өчен менә дигән шөгыль булды. Молодец, Фаяз, матур көрәш күрсәтте. Уңышлар телибез! Ә алда безне Әстерханда үтәчәк ярышлар һәм быелның июнь аенда Татарстанда булачак дөнья чемпионаты көтә”. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X