erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия Эчке эшләр министрлыгының алдан тикшерү органнарына алтмыш ел тулды

Йөрәк кушканча эшләргә тиеш

6 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының алдан тикшерү органнарына алтмыш ел тулды.
Без озак еллар Арча эчке эшләр бүлегенең алдан тикшерү бүлекчәсендә эшләп 2001 елдан отставкага киткән Таһир Валиев белән очраштык.

– Мин мәктәптән соң 1971 елда милициягә килдем. Казанда махсус югары белем алганнан соң башта тикшерүче, өлкән тикшерүче итеп куйдылар, аннан бүлекчә җитәкчесе булдым. Петербургка, Волгоградка барып, тикшерүче, җитәкче дә буларак һөнәри дәрәҗәне күтәрдем. Утыз ел гомерем шул эштә үтте, – дип башлады сүзен Таһир Вәлиев. – Төрле вакытлар булды. Ул вакытта фураж урлау, бозау урлап китеп суеп сату, юл һәлакәтләре, хулиганлык, талау кебек җинаятьләр күп иде. Зур җинаятьләр дә булды. Мәсәлән, бер егет Татфондбанкның тәрәзәләрен ватып китә дә, икенче җиргә барып йоклый. Исерек була. Бардык. Җинаятьче юк, исерек ята. Алып кайттык. Киемнәрендә пыяла кисәкләре күреп алдык. Экспертиза ярдәмендә аларның тәрәзә пыялалары белән туры килүен белдек. Егет янгын сүндерүче булуын, биналарны бутап, ишекне  ачмагач, тәрәзәләрне ватуын сөйләп бирде. Эш кузгатылды. Наласада исерекләр сугышты. Бер чечен берсенә пычак белән төрткән булып чыкты. Ә үзе качып үз ягына кайтып китә. Эзләп таптык. Ул егетләрнең бер кызга бәйләнүе, аңа булышам дип аера башлавы, үзенә ябышкач пычак куллануы, куркудан качып китүе турында сөйләде. Теге кыз да аны раслады. “Мин гаепсез”, – диде чечен. Тикшерүче судьядан ким булмаска, закон нигезендә, йөрәк кушканча эшләргә, кешенең гаебе танылган очракта гына судка җибәрергә тиеш.
Таһир Вәлиев 90нчы елларны да искә алып китте. Төркемнәр вакыты. Бөтен авырлык тикшерү бүлекчәсенә төшкән. Прокуратура хезмәткәрләре белән килешеп эшлүләре турында сөйләде. “Комыргуҗада өч исерек егет “К-700” белән тауга менәргә булган. Әмма менеп җитә алмаганнар, әйләнгәннәр. Шуларның берсе һәлак булды. “Тикшер әле, алдан үтермәгәннәрме?” – диде прокурор Мөбарәк Әшрәпов. Казанга барып экспертиза үткәрдем. Менә шулай мәсьәләләрне бергә хәл итә идек”.
– Хәзер эшләгән егетләргә тагын да авыр. Безнең заман белән чагыштырганда аерма бик зур. Югары технология белән бәйле җинаятьләр күп. Мошенниклык артты. Белемне күтәреп торырга, заманнан калышмаска кирәк. Вакыт белән хисаплашмый торган хезмәт. Яшьләргә түземлек, эшләрендә уңышлар телим, – диде Таһир Вәлиев.
Бүген тикшерү бүлекчәсе белән полковник Дания Салихова җитәкчелек итә. Эчке эшләр органнарына 1992 елда килгән булса, бу урында ул 2000 елдан бирле. Башта паспорт өстәлендә эшли, аннан аны да тикшерүче, бераздан өлкән тикшерүче итеп билгелиләр. Волгоградта махсус уку йортында укып кайта, читтән торып югары юридик белем ала. Шуннан инде аның милициядәге тынгысыз тормышы башлана.

“Кешеләрне мәшәкатьләмәс өчен сорау алырга үзем йөри, авылларга чыгып шаһитлар, җинаять эшләүдә гаепләнүчеләр белән очраша идем мин. Ул вакытта куркуны белмәдем”, – дип сөйләгәне әле дә хәтердә.
Эштә принципиаль, тәвәккәл җитәкче ул. Максат куя икән, җиренә җиткереп үтәмичә калмый. Заман белән бергә атлый, һөнәри яктан үз өстендә күп эшли. Коллективы белән горурлана. Аларның һөнәри осталыгын күтәрүгә дә зур игътибар бирә. Мондый егетләр белән таулар күчерергә була, ди Арчадагы бердәнбер полковник хатын-кыз Дания Салихова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айдар Баһавиев:

          - 6 апрельдә Эчке эшләр министрлыгы системасының алдан тикшерү органнарына 60 ел була. Мин үзем дә Волгоградтагы СССР Эчке эшләр министрлыгының югары тикшерү мәктәбендә белем алдым. Бөтен Советлар Союзына бер мәктәп иде ул. 1966 елда барлыкка килде, 1967 елдан анда укыта башладылар. Аннан мине тикшерүче итеп куйдылар. Тикшерү органы үз дәверендә бик күп үзгәрешләр кичерде. Соңгысы 1963 елда булды. 
Тикшерүчеләр бик зур вәкаләтләргә ия. Арча эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе баштан алып бик яхшы эшли. Аны башта Таһир Вәлиев җитәкләде, аның артыннан ук Дания Салихова килде. Икесе дә үз хезмәтләрен яхшы белгән, тәвәккәл, максатларына ирешә торган кешеләр. Гомумән, тикшерү бүлекчәсендә бөтенесе дә югары юридик белемле, һөнәри осталыклары булган, тәҗрибәле, тырыш, максатчан тикшерүчеләр. Хәзерге заманда эшләре авыр. Бик катлаулы, алты ай, бер елга сузылган эшләрне ачарга туры килә. Алар кешенең эчке кичерешләрен дә тоя белергә, карар чыгарганчы гаеплене төрле яктан өйрәнергә, ә моның өчен үзләренә дә күп белергә, һөнәри яктан үсәргә, принципиаль, шул ук вакытта кешелекле булырга да кирәк. Мин тикшерүчеләргә сәламәтлек, сабырлык, авыр хезмәтләрендә уңышлар, ә тикшерү бүлекчәсе ветераннарына исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев