13 сентябрь быелгы иң соңгы җылы көн булырга мөмкин
Россиянең үзәк өлешенә чын көз килә
«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец белдерүенчә, дүшәмбе Үзәк Россиядә быелның соңгы җылы көне булачак, аннары чын көз башлана.
13 сентябрьдә, Үзәк Россиядә быелгы иң соңгы җылы көн булырга мөмкин.
«Дүшәмбе Үзәк Россиядә быелның соңгы җылы көне булачак, аннары чын көз башлана. „Фобос“ һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец бу хакта үзенең Instagram битендә сөйләде», — дип яза РИА Новости.
Синоптик сүзләренчә, яңа атна җәйгечә һава торышы белән башланачак. Көндез термометр баганасы 20-25 градус җылылыкны күрсәтә. Ләкин циклонның җылы секторында урыны белән яңгыр һәм яшен булуы көтелә.
Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/sinoptiklar-rossiyane-zk-leshend-chyn-kz-kile-turynda-kistte
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев