erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены»нда Татарстан диннәренең бердәмлеген билгеләп үтте

Тантаналы чара.

«Изге Болгар җыены» тантаналы чарасында 25 мең кеше катнаша. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Изге Болгар җыены» ел саен уза һәм бөтен илдән меңләгән дин тотучыларны һәм кунакларны җыя.

Татарстанның төрле дин тотучылары һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итә, дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов
Телеграм-каналда урнаштырылган видеода. «Сез – безнең бәйрәмнәрдә, без – сезнең бәйрәмнәрдә. Күпләр моңа гаҗәпләнә, ә безнең өчен бу – нормаль тормыш рәвеше», - дип өстәде Миңнеханов.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы бәйрәме башланды. Кече манара янында бөтен Россиядән меңләгән мөселманнарны җыйган «Тәүбә» догасы яңгырады.

Видео: Лилия Галимованыж

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-izge-bolgar-yenynda-tatarstan-dinnarenen-berdamlegen-bilgelap-utte-5904819

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре