erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Мордовиядә Сабан туенда катнашты

Яшәсен Сабантуйлар!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасында татар халкының милли бәйрәме — Сабан туенда катнашты.

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Төбәктә 50дән артык татар авылы бар, өч иҗтимагый оешма эшли. «Якташлар» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе 1991 елда оештырылган. Ул татар халкының үзенчәлеген саклау, мәдәниятне, традицияләрне үстерү һәм мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү белән шөгыльләнә.

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Мордовия башлыгы Артём Здунов белән бергә Татарстанның Нурлат муниципаль районы һәм Мордовия Республикасының Ләмбрә районы татар ишегалларын карады. Анда аларга милли йолалар күрсәтелде.

Татарстан Рәисе катнашучыларны сәламләде һәм бүгенге көндә Сабантуй бәйрәменең Россиянең 62 төбәгендә һәм 40 чит илдә билгеләп үтелүен искәртте.

«Бүген без Мордовия Республикасының татарлар күпләп яши торган Ләмбрә районында Сабан туен бәйрәм итәбез. Сабантуй хуҗалары – безнең яхшы дусларыбыз. Без сезнең ихласлыгыгызны һәм кунакчыллыгыгызны тулысынча тойдык», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре