erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: "Чикләүләрне калдырабыз әле"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашуда әнә шундый сүзләр җиткерде.

«Ышандырып әйтә алам – без сезнең барлык мәсьәләләрегезне дә игътибар белән карыйбыз һәм ярдәм рәвешләрен әзерлибез», - диде ул, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бәйле рәвештә очрашу онлайн форматта узды.

Шунысын да искәртик, бүген Татарстанда 17 меңнән артык ваклап сату һәм күпләп сату предприятиесе; 5 меңләп җәмәгать туклануы предприятиесе; 6 меңләп көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе; 27 ваклап сату базары бар.

X5 Retail Group вәкилләре агымдагы вәзгытькә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары гамәлгә кергәннән соң бер-ике көн эшкуарларга штраф салмаска үтенделәр. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген бу яктан бөтен кирәкле өстәмәләр тиешле карарга кертеләчәк. «Һичшиксез бу норманы караячакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Castorama компаниясе җитәкчелеге электр энергиясе өчен фактта куллану, ягъни счетчиклар күрсәткечләре буенча түләүне сорады. Рөстәм Миңнеханов «Татэнергосбыт» АҖ җитәкчелегенә бу мөмкинлекне карарга кушты. «Аеруча кыен хәлдә калган компанияләр счётчик буенча түләсәләр – дөрес булыр. Мондый ярдәмгә мохтаҗ тармакларны билгеләргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Квинтэс-Групп» ҖЧҖ компаниясе башлыгы дәүләт һәм муниципаль мөлкәт арендасы өчен түләүне кичектереп тору рәвешендә ярдәм сорады. ТР Президенты хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә буенча эш бара. Карар шул көннәрдә кабул ителәчәк.   

«Бу атнада коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары артты, шуңа күрә чикләүләрне калдырабыз. Киләсе атнаны көтәбез, вирус таралу күрсәткечләре ничек булуга карый, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең оператив штаб хәзер кече һәм урта эшкуарлык секторына ярдәм чараларын эшли, якындагы арада аларны сезгә җиткерербез. Иң мөһиме – үзегезне, якыннарыгызны һәм үз коллективларыгызны саклагыз», - диде азакта Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanov-chikllrne-kaldyrabyz-le

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X