erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов туры эфир барышында «Безнең ишегалды» программасы турында сөйләде

Президент Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы биш елда үтәләчәгенә ышандырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында «Безнең ишегалды» программасы турында сөйләде. «Өч елда җиңеп булмас, биш елда башкарып чыгарга тырышырбыз», — диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кеше һәр иртә саен ишегалдына чыга. Күпме балалар, өлкәннәр йөри. Кемнәрнеңдер ишегалдыннан башка барыр урыны да юк. Ишегалдын балалар, әниләр, өлкәннәргә дә уңайлы итәргә кирәк. Һәркемнең үз почмагы булырга тиеш. Ишегалларына кереп булмый бит, машина белән тулган. Бу тәртипсезлек. Шуңа күрә ишегалларын тәртипкә китереркә кирәклеген әйтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Президент «Безнең ишегалды» программасында халык катнашуы мөһимлеген искәртте. «Бу процесста республика бюджеты да, муниципалитет, идарәче компанияләр, иганчеләр дә катнаша алсын. Балалар, спорт зоналары булсын. Асфальт җәябез. Шактый чыгымлы булса да, ул бит безнең халык. Кешенең тормышы, эшчәнлеге өчен кирәкле моментлар бу», — диде.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/official/10-09-2020/r-st-m-mi-nehanov-bezne-ishegaldy-programmasy-bish-elda-t-l-ch-gen-yshandyrdy-5770186

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре президент туры эфир