«Рәйдә» салаты ясыйбыз
Бу тәмле салатка мин юкка гына “Рәйдә” дип исем кушмадым. Чөнки мин аны Рәйдә апаларга – Рим абыйның туган көненә баргач язып алып кайттым. Тәмле дә, туклыклы да салат бу. Сез дә эшләп карагыз әле, дуслар!
Салат катлап эшләнә: 1 нче кат – тавык ите 2 нче кат – маринадланган опята гөмбәсе 3 нче кат – вак итеп туралган суган 4 нче кат – угычтан чыгарылган пешкән кишер 5 нче кат – вак угычтан чыгарылган сыр. Һәр катка майонез ягасы.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/ryd-salaty-yasau-ysuly
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев