erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сабада журналистлар сабантуенда

Эш белән генә түгел шул, ял да кирәк.

Бүген Сабада республика журналистларының Сабантуе үтте. Бәйрәм идеясе авторы, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков журналистларны сәламләде.
 Чыгышын Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка һәм коллегаларга рәхмәт сүзләреннән башлады. "Үзебезнең тарихта 3нче тапкыр мондый Сабантуй уздырабыз һәм 2нче мәртәбә Сабада, - дип сөйләде ул. - Саба —  республикабызның Швейцариясе, матур төбәге. Бик зур рәхмәт кунакчыллык өчен. Монда спорт ярышлары белән команда рухын барлыкка китерүче чара үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар".
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов матбугат һәм массакүләм мәгълүмат өлкәсендәге хезмәтнең әһәмиятен билгеләп узды.

«Сез бүгенге көндә халыкның тормышын алып баручылар, - дип сөйләде ул. - Сез булганны, булачакны күрсәтүчеләр һәм элеккене онытмыйча киләчәк буынга тапшыручылар. Сез дөньяда барган бар вакыйгаларны халыкка тарих битләренә язучылар. Зур эшләрегез өчен рәхмәт".

Якташыбыз, ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Идел-Пресс» полиграфия–нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров журналистларны, барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Искә төшерик, ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев боерыгы белән оешты. Хәзерге вакытта ул – Татарстан Республикасында иң эре медиакомпания. Бәйрәмгә барлык филиаллардан 600ләп кеше килде, диделәр.

"Татмедиа" АҖның генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев лаеклы хезмәткәрләрне котлады.

Иртә белән бәйрәмгә килүгә мичтә пешкән кайнар коймаклар белән чзй эчтек. Аннан бәйрәм башланып китте. Гармуннар белән җырлап, бүләкләр җыйдылар. Төрле спорт уеннары, милли уеннар белән үрелеп барды сабантуй. Гер күтәрү, таяк белән тартышу, кул көрәштерү, турникта тартылу, волейбол, татарча көрәш һ.б. спорт ярышларында көч сынаштылар. Сулы чиләкләр белән йөгерү, чүлмәк вату, пычкы белән бүрәнә кисү һ.б.уеннар да кызыклы булды. Бүләкләрне биреп тордылар. Артистлар җырлап торды.Ахырдан спорт ярышларында җиңүчеләрне котладылар. Бәйрәм биюләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре